Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Беренче сыйныфка безгә иртәрәк әле»: 1 сентябрьдә Яңа Чишмә районының балалар бакчаларында мавыктыргыч чаралар узды

Районның 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 500 дән артык бала тәрбияләнә.

Алар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә 1 сентябрь - яңа укыту-тәрбия процессының башлануы. Һәм һәр балалар бакчасында да тантаналы  бәйрәмнәр узды.
Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында 132 баладан 27 кыз һәм малай әзерлек төркемендә тәрбияләнә. Нәкъ менә алар белән тәрбиячеләр Венера Залакова һәм Динә Роменская белем көнендә «Барысын да беләсем килә!» дип аталган чара үткәрделәр.


Җиңел булмаган биремнәрне чишә-чишә, балалар математика һәм фәннәр патшалыгына танып-белү сәяхәте ясадылар. Әйберләр санауда, логик мәсьәләләрне чишүдә бик теләп күнегүләр ясадылар, шулай ук төрле проблемалы хәлләрдән җиңел генә чыгу юлларын эзләделәр. «Фәннәр магистры» бәйрәмдә актив катнашулары өчен балаларны Мактау грамоталары белән бүләкләде.


Балалар Мактау грамоталарын горурлык белән кабул иттеләр. Бу аларның әзерлек төркеме шәкертләре буларак беренче бүләкләре. Алда әле тагын күпме булачак! Укыгыз! Булдырыгыз! «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне башлангыч мәктәп үзенеке кебек кабул итә: башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы күптәннән бергә эш итә инде.


«Быел әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрне мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартының барлык биш өлкәләре: конкурслар һәм олимпиадалар, түгәрәкләр һәм автошәһәрчектә дәресләр буенча кызыклы уеннар һәм биремнәр көтә. Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе белән чаралар планы буенча берничә үзара очрашу, КВНда катнашу, төркем һәм беренче сыйныф укучыларының спорт ярышлары планлаштырылган», - дип сөйләде «Ландыш» балалар бакчасында өлкән тәрбияче Марина Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев