Бөртек җыю комбайннарын кабул итү конкурсы
Авыл хуҗалыгы

Бөртек җыю комбайннарын кабул итү конкурсы

27 июньдә Яңа Чишмә районында икмәк җыю комбайннарын кабул итү конкурсы узган.

Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм баш белгечләре, Яңа Чишмә районы буенча Гостехнадзор бүлеге начальнигы булган, алар «Агро-Основа», «АгроРаздолье» ҖЧҖләрендә, «Козлов В. А.» һәм «Козлов А. Е.», «Скоков Н. А.» КФХларында, «Закрома» ҖЧҖ һәм вак КФХларда булганнар.

— Тикшерү барышында урып-җыю эшләре вакытында югалтуларны булдырмау максатыннан ашлыкны суктырып карау үткәрелде. КФХ башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ачыкланган искәрмәләр буенча аларны бетерү өчен тәкъдимнәр бирелде, — дип хәбәр итте безгә Дәүләт техник күзәтчелегенең баш инспекторы Рәис Хисмәтуллин.


Нет комментариев