Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бөртекле культураларның 40%ы суктырылган

Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында урып-җыю эшләре яхшы темплар белән бара.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 2 августка бөртекле һәм кузаклы культуралар 14,2 мең гектарда җыеп алынган (бөтен бөртекле культуралар мәйданының 40%ы).
41 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 29 центнер тәшкил итә.

Бөртекле культуралардан көзге игеннәрне суктыру тәмамланып килә, инде арпа җыюга керештеләр - 9700 гектарның 1000 гектардан артыграгы суктырылган (11%).

Техник культураларны җыю да башланды. 1500 гектар рапс һәм горчица җыеп алынган, 700 тонна ашлык суктырылган. Кызганычка каршы, быел техник культураларның уңышы түбән - нибары гектарыннан 5 центнердан аз гына күбрәк.

Көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләнә. Урып - җыю белән беррәттән туфракны эшкәртү дә бара - 6 мең гектарга якын җыелган мәйданнар сөрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев