Яңа Чишмә районында урып-җыю темплары көннән-көн арта бара. Һава торышының коры һәм эссе булуы сөендерә.
8 августка бөртекле культураларның 9936 гектары суктырылган, бу барлык мәйданның 26%ын тәшкил итә. Арыш тулысынча җыеп алынган (уңыш - гектарыннан -30 ц), көзге бодайның 7700 гектары (53 %) суктырылган, уңыш - гектарынннан - 56 ц).
Арпа 1500 гектарда (16 %) җыеп алынган, уңыш - 33 ц/га.
Кырларда көн саен 90-95 комбайн эшли. Суктырылган бөртекнең гомуми күләме 50,2 мең тонна тәшкил иткән, уртача уңыш - 51 ц/га.
Нет комментариев