Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Бүген кече хуҗалыкларга авыррак, алар сөткә субсидия алачак»

2025 елда республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып киткән.

«Бүген кече хуҗалыкларга авыррак, алар сөткә субсидия алачак»
Бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,3 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров ведомсвоның коллегия утырышында. 

Терлекчелек өлкәсендә уңышлар аеруча сизелә: 524 мең тонна ит, 1,6 млрд данәдән артык йомырка җитештерелгән, 2 млн 378 мең тонна сөт савылган, ә сыерларның продуктлылыгы елына бер башка 8 873 килограммга кадәр арткан.

— 2030 елга бер сыерга 10 мең килограммга җиткерү бурычы тора. Селекция-нәсел эшенең заманча сәнәгать ысулларын керткәндә, продуктивлыкны тагын да арттырып була. Федераль проект кысаларында республикада Россиядә иң эре агробиотехнопарк төзелә, ул селекцион тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итәчәк һәм савым сыерларының генетик потенциалын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Терлекләрне баш исәбе — теләсә кайсы районның һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының нәтиҗәлелеге һәм тотрыклылыгының төп күрсәткече. Дуңгыз һәм кошларның баш саны буенча уңай динамика күзәтелә. Эре терлек саны 9 мең башка кимегән. Шул ук вакытта сыерларның саны 2,4 мең башка арткан. Шул ук вакытта 25 районда тискәре динамика. Шул уңайдан баш санын торгызу буенча чаралар күрүегезне сорыйм, — дип мөрәҗәгать итте Марат Җәббаров район башлыклары, инвесторларга һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә. 

Шунда ук агымдагы елга терлекчелек буенча бурычлар да куйды: 2 млн 400 мең тонна сөт, 528 мең тонна терлек һәм кош ите, 1,7 млрд данә йомырка. Гомумән, тармакны стимуллаштыру өчен 3,5 млрд сум дәүләт ярдәме каралган, диде ул.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та үзенең чыгышында сөт бәяләре белән бәйле борчылуын җиткерде. Районда эре мөгезле терлекләр саны 3,6 мең башка арткан, шуларның 600е — сыерлар. Тулаем сөт җитештерү 186,5 мең тоннага җиткән, тәүлеклек савым — 545 тоннадан артык. 

— Бүгенге җитештерү күләме буенча тармакның икътисади күрсәткечләре сөткә сатып алу бәяләрен узган ел дәрәҗәсендә саклап калганда яхшырак булыр иде. Узган елга караганда сөт сату бәясе 15 сумга кимеде һәм бүгенге көндә бер литры уртача 32 сум тәшкил итә. Район көн саен сөт сатудан гына да 10 миллион сумнан артык табыш алмый, — дип борчылуын белдерде Димитриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев