Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды
Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының икенче атнасына йомгак ясады.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов басуда чәчү алдынгылары белән очраштылар, аларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Җирне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда атна йомгаклары буенча «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Дмитрий ПЕТРОВ («Аксион - 940» тракторында 624 гектарда эш башкарган) алдынгы механизатор дип танылды.
Культивацияләүдә «АгроРаздлолье» ҖЧҖдән Флорид МИНГАЛИМОВ атна алдынгысы булган, ул «Джондир» тракторында атна эчендә 1136 гектар культивацияләгән, ә язгы кыр эшләре башланганнан бирле - 3300 гектар.
Сабан культуралары чәчүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Владислав ПОЛЯКОВ (1354 га), «Агро-Основа» ҖЧҖдән Александр ФЕОКТИСТОВ (682 га) һәм «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Тимофей МИТРОФАНОВларның (400 га) бу атнада күрсәткечләре яхшы. Сүз уңаеннан, соңгы ике механизатор икенче атна рәттән алда бара.
Тырмалауда һәм культивацияләүдә механизаторларга 2000шәр сум, чәчүдә - 3000шәр сум премия тапшырылды.
Хезмәт ярышы дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев