Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды
Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасындагы хезмәт ярышының икенче атнасына йомгак ясаган.
«АгроРаздолье» ҖЧҖдән Александр КОЧЕТОВ һәм Андрей ФИЛИППОВ көзге һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизаторлар дип танылган. Алар атна эчендә 1169 һәм 2352 гектар чәчүлекләрне тукландырган.
«Шешма-Агро» ҖЧҖдән Вәсил СӘЙФЕТДИНОВның (2079 га) һәм «Игенче» ҖЧҖдән Алексей СИДОРОВның (740 га) туңга сөрелгән җирләрне, көзге һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда атналык күрсәткечләре яхшы.
Туңга сөрелгән җирләрне культивацияләүдә «Игенче» ҖЧҖдән Юрий МЕЛЬНИКОВ (900 га) һәм «Скоков Н. А.» КФХдан Павел ФЕЛЬ (180 га) атна алдынгылары булып танылган.
Сабан культураларын чәчүдә «Игенче» ҖЧҖдән Ришат ВӘЛИУЛЛИН (650 га) һәм «Закрома» ҖЧҖдән Сергей НАСЕЙКИН (465 га) атнаның иң яхшы механизаторлары булган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чәчү алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырган.
Сергей Насейкинны бүләкләү. Л. Богомолов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев