Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының дүртенче атнасына йомгак ясады.

Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизатор булып «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Сергей ТОПТЫГИН атна алдынгысы дип танылган, ул ТУМАН-1 агрегаты белән 563 гектар чәчүлекләрне тукландырган.

Культивацияләүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Гаяр СӘЙФЕТДИНОВ («Джон Дир» тракторында атна эчендә 960 гектар сөрүлек җирен эшкәрткән, ә эш башланганнан бирле — 1632 гектар) һәм «Скоков Н. А.» КФХдан Николай ЯНОВ ( К-742 тракторында атна эчендә 373 гектар җирне культивацияләгән) атна лидерлары булып танылган.

Сабан культураларын чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр «Шешма-Агро» ҖЧҖдән Илгиз ГАТАУЛЛИНда (2010 га) һәм «Архангельское» КФХ" ҖЧҖдән Андрей МЕЛЬНИКОВта (304 га).

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда механизаторлар белән очраштылар, алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, тукландыруда һәм культивацияләүдә премия күләме — 3000 сум, чәчүдә — 5000 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев