Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасындагы көндәшлекнең беренче атнасына йомгак ясады.
Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизаторлар булып «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Александр КОЧЕТОВ һәм Даһир МАЧУКОВ танылдылар, алар 1934 һәм 3066 гектар ашлама керттеләр, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖеннән Валентин КОНДЕЕВ 500 га чәчүлекләрне тукландырды.

Туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Тәбрис ҖАББАРОВ һәм «Архангельское «КФХ» ҖЧҖеннән Валентин КОНДЕЕВ алдынгы булды, алар 485 һәм 300 гектар мәйданда җир тырмаладылар.

«АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Фәнил МИНВӘЛИЕВ атнаның иң яхшы механизаторы дип танылды, ул 1243 гектар сөрүлек җирләрен эшкәртте.
Сабан культуралары чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Александр ПРОХОРОВта, ул 1300 га сабан культуралары чәчте.
Тукландыру, тырмалау һәм культивацияләү өчен механизаторларга 3000әр сум, чәчүдә 5000 сум премия бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев