Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды

Район башлыгы Егор Тарнавский һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

Механизаторларның атналык  хезмәт ярышына йомгак ясалды.

Район башлыгы Егор Тарнавский һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов кырда механизаторлар белән очрашып, атна алдынгыларына акчалата премияләр һәм кызыл флаглар тапшырдылар.

Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизаторлар булып «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Александр СОЛОВЬЕВ һәм Даһир МАЧУКОВ танылды, алар бер атнада 1097 һәм 738 гектар чәчүлекләрне тукландырдылар.

Тырмалауда иң яхшы күрсәткечләр «Скоков Н.А.»КФХыннан Виктор ЕРОХИНда, ул бер атна эчендә 344 гектар сөрү җирен тырмалаган.

«АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Николай КРАЙНОВ һәм «Скоков Н.А.» КФХыннан Сергей УШАКОВ туңга сөрүдә атна алдынгылары булып танылдылар, алар бер атна эчендә 689 һәм 336 гектар җирне эшкәрттеләр.

Сабан культуралары чәчүдә бу атнада иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖеннән Альберт АБРАМОВ һәм «Скоков Н.А.» КФХыннан Анатолий УШАКОВта, алар 715 һәм 240 гектар чәчтеләр.

Исегезгә төшерәбез, механизаторлар тукландыруда, тырмалауда һәм культивацияләүдә – 3000әр сум, чәчүдә 5000 сум премия ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев