Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чәчүдә чираттагы атна лидерлары билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторларның чираттагы хезмәт ярышына йомгак ясады.

Культивацияләүдә «Козлова М.И.» КФХдан Михаил БАРСУКОВ иң яхшысы дип танылган. Ул «Ксерион» тракторында атна эчендә 810 гектар, ә язгы кыр эшләре башланганнан бирле 1850 гектар культивацияләгән.

Сабан культуралары чәчүдә «Козлова М.И.» КФХдан Алексей МЕЛИХОВ (860 га) һәм «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Тимофей МИТРОФАНОВларның (300 гектар) күрсәткечләре иң яхшысы. Тимофей Митрофанов - өченче атна рәттән лидер.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев