Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Яңа Чишмә районында җиде айда 14 тикшерү чарасы үткәргәннәр
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр итә.
Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 14 тикшерү чарасы үткәрелгән, 12 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Ваклап сатуда легаль булмаган хәмер табылмаган.
2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, контрольдәге субъектлар белән үзара бәйләнешсез чаралар үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 2 кисәтү игълан ителгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында 2 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.
Ачыкланган бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән: Чистай шәһәр суды тарафыннан 15 000 сумлык бер карар һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан - бер кисәтү. Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 8 карар чыгарган (16 мең сумлык), шул исәптән 1се - кисәтү һәм 1се -эшне туктату турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев