Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Дөньяда иң кадерлесе - игелек»

24 августта Яңа Чишмәдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе булып узды.

Яңа уку елы алдыннан беренче сыйныфка укырга баручы 29 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләр тапшырылды, тагын 68 укучыга оешма, предприятие, КФХлар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде һәм 30 гаиләгә акчалата сертификатлар бүләк ителде.
1 сентябрь алдыннан  үткәрелә торган әлеге акция инде менә 14 ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы буенча уза.
Бу юлы да иганәчеләребез ярдәме белән районыбызның мохтаҗ мәктәп укучылары яңа уку елына бүләкләр алды. Акциядә битараф булмаган байтак кына игелекле кешеләр катнашты.
Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, «Троицнефть» ЯАҖ гендиректоры Юрий Смыков, «Татнефтепром» ААҖ гендиректоры Сергей Щелков, «Шешмаойл» УК ҖЧҖ гендиректоры Рөстәм Тәхаветдинов, «Татнефтепром» - Зюзеевнефть» ААҖ гендиректоры Шамил Яһудин, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һ.б. бар иде.
- Бу изге эштә катнашканнарның һәркайсына зур рәхмәт әйтәсе килә, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Вячеслав Козлов. - Шул исәптән зур нефть компанияләренә, хакимият вәкилләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, совет һәм Башкарма комитет, банк структуралары хезмәткәрләренә, фермерларга, бизнесменнарга, руханиларга да. Теге яки бу сәбәпләр аркасында баланы мәктәпкә тиешенчә әзерли алмаган гаиләләр дә юк түгел. Әлеге акция мондый балаларга яшьтәшләре арасында үзләрен кимсетелгән итеп тоймаска мөмкинлек бирә.
Вячеслав Козлов тантананы беренче сыйныфка баручы 18 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа рюкзаклар бүләк итүдән башлап җибәрде. Ул шулай ук тагын ике балага хәйрия фонды акчаларыннан 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды.
Бәйрәм кунагы, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова барлык балаларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады һәм 1 сыйныфка баручы абыйлы - сеңелле Чумаковларга акчалата сертификатлар бүләк итте.
Бәйрәмгә ПАО «Таттелеком» Чистай зона элемтә үзәге филиалы директоры Валерий Лифанов килде. Ул балаларга «кыенлыклардан курыкмаска, креатив булырга, укулары җиңел һәм тормышта барысы да яхшы булуын» теләде. Ул биш беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды.
Иганәчеләр ярдәме белән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дарулар һәм медицина әйберләре алу өчен акчалата сертификатлар тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова кулыннан сертификатларны өч бала алды. - Безнең халкыбыз, депутатлар, эшмәкәрләребез шулай ук Донбасс балаларына да мәктәпкә җыенырга ярдәм итү теләген белдерделәр, - диде ул үзенең мөрәҗәгатендә. - Бүген Татарстан Республикасыннан, шул исәптән безнең районнан да, Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрендә яшәүче дүрт мең балага хәйрия ярдәме җибәрелде. Шул исәптән безнең район тарафыннан әлеге шәһәрнең бер мәктәбе өчен суыткыч сатып алынды һәм озатылды. Надежда Ивановна Яңа Чишмә балаларына «яхшы укырга, районга әйләнеп кайту һәм аның матурлыгын саклап калу өчен лаеклы белем һәм һөнәр алырга» теләде. 
Бүләкләр тапшыру эстафетасын «Мостовик» ҖЧҖ вәкиле Рәзинә Адиева кабул итте. Ул укучыларны котлап, уку елы дәверендә бары тик яхшы билгеләр генә алырга, игелекле кешеләр булып үсүләрен теләде. Ул тагын ун балага рюкзаклар тапшырды.
Хәйрия акциясендә шулай ук Яңа Чишмә Изге Троица чиркәве башлыгы, Семион атакай (ул ике балага бүләкләр бирде), Акъяр мәчетенең имам-хатыйбы Марат Галимов, Чертуш мәчетенең имам-хатыйбы Нургали Әхмәтвәлиевлар да катнашты. Мөселман руханилары исеменнән бер балага бүләкләрне район имам-мөхтәсибе Илгиз Әшрапов тапшырды. Илгиз хәзрәт һәм Семион атакай балаларга яңа уку елы алдыннан бик күп яхшы теләкләр әйттеләр.
Алга таба  ПАО «Ак Барс банк»ның «Чистай №2» өстәмә сату офисы җитәкчесе Ирина Козлова тагын бер балага мәктәп портфеле бүләк итте. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Нурлат шәһәрендәге бүлек начальнигы Алина Филиппова Әдәмсә авылыннан Ивановлар гаиләсенә балалар автокреслосы тапшырды.
Дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган 30 гаиләгә районның Хәйрия фондыннан 3 мең сумлык сертификатлар тапшыру рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк. Оешма һәм предприятие җитәкчеләре тарафыннан 68 укучыга яңа уку елы алдыннан хәйрия ярдәме күрсәтелгән.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Ул театральләштерелгән тамашадан башланып китте:  балалар каршында «Петр патша» пәйда булды һәм үзенең указы белән яңа уку елын ачарга боерды. Чара барышында БСМдә шөгыльләнүче балалар үзләренең  биюләрен һәм җырларын тәкъдим иттеләр. Балалар өчен тасмалардан, төймәләр һәм бисердан  беләзекләр ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Чарада катнашучыларга Микки Маус, Соры Бүре һәм башка мультфильм геройлары яхшы кәеф бүләк иттеләр. Соңыннан бәйрәмгә чакырылган балаларны иганәчеләрдән тагын бер бүләк көтте - барысын да туңдырма һәм татлы мамык (сладкая вата) белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев