Фермерлар - абыйлы-энеле Козловлар көзге культураларны суктыра башлаганнар
Яңа Чишмә районында фермерлар - бертуган Виктор һәм Александр Козловлар беренчеләрдән булып көзге культураларны җыюга керешкән.
- Бездә көздән 100 гектар мәйданда шепкән (озимой рыжик) чәчелгән иде, - ди Виктор Александрович. - Ике атна элек теземнәргә салдык һәм бүген, 25 июльдә, аны суктыруга керештек.
Суктыруда ике Нью-Холланд комбайны эшли. Комбайн штурвалы артында Викторның уллары Александр һәм Андрей. Уңыш начар түгел - гектарына 18-20 ц чыга.
Шепкәннән ясалган май азык-төлектә һәм сәнәгать өлкәсендә кулланыла. Аның бәясе дә шактый югары, узган ел тоннасы 85 мең сумга җиткән иде.
...Шепкән белән янәшә 250 гектарда көзге бодай да өлгереп килә. Басуда чүп үләннәрен чапканнар, башаклар эре һәм фермерлар яхшы уңышка өметләнә.
- Бу атнада инде теземнәргә салырга уйлыйбыз, аннары суктырырга җыенабыз, - диләр Виктор һәм Александр Козловлар.
Рәсемдә: абыйлы-энеле Александр һәм Андрей Козловлар урып-җыюда. Фото: Азат Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев