Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерның планнары - хуҗалыкны тагын да киңәйтү

Савым сыерларының баш санын арттырачакбыз, - ди Илгиз Сәлахов.

Шахмай авылыннан фермер Илгиз Сәлахов 10 елдан артык үз хуҗалыгын үстерә һәм уңышлы гына эшләп килә.
Үзенең авыл хуҗалыгы бизнесын башлап җибәргәндә ул атлар да, мөгезле эре терлекләр дә асрап караган. Тик соңыннан бер юнәлештә - сөт бизнесын үстерүдә туктала.
- Эшне бик кечкенәдән башладык, ике дистә сыер һәм ат бар иде, - ди Илгиз Сәлахов. - Акрынлап терлекләрнең баш санын арттырдык.  Безгә «Яшь фермер» программасы буенча откан 3 млн. сум күләмендәге грант акчалары нык ярдәм итте. Бу акчаларга без ферма төзедек һәм фермер хуҗалыгын алга таба үстерү белән ныклап шөгыльләндек.
Бүген фермерда 40 баш савым сыеры һәм 25 баштан артык яшь МЭТ бар. Аның белән бергә хуҗалыкта ике терлекче эшли, хатыны Гөлфия дә, үзенең төп эшеннән тыш, актив ярдәм итә (ул Шахмай урта мәктәбе укытучысы).
- Көн саен 400 килограммга якын сөт сатабыз, - дип дәвам итә безнең сөйләшүне Илгиз. - Продукцияне «Кама аръягы» ҖЧҖгә сатабыз (28,50 сум/кг), айга ике тапкыр исәп-хисап ясыйбыз. Сәламәт үрчем алу өчен без ясалма орлыкландыруны гына кулланабыз.
- Азык белән хәлләр ничек, үз җирең, техникаң бармы?
- Әйе, 600 гектардан артык җиребез бар, шуның 100 гектарын күпьеллык үләннәр били, калган мәйданнарда бөртекле культуралар - бодай, арпа, солы үстерәбез.
Акрынлап техника – ике МТЗ-82, Т-150 тракторы һәм бер комбайн сатып алдык. Барлык асылмалы авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары бар.
-Сез, минемчә, Казандагы барлык авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә даими катнашучы.
- Әйе, бер генә ярминкәне дә калдырмыйм. 450 литр сыйдырышлы мини-цистернада сөт, шулай ук үзебез җитештергән продукцияне - каймак, катык, эремчек алып барабыз. Боларның барысы да мизгел эчендә сатылып бетә. 
Үз продукциябезне без сәгать ярым эчендә сатып бетерәбез, кайчагында шәһәр халкына җитми дә әле.
- Үз фермер хуҗалыгыңны алга таба үстерү буенча планнар бармы?
- Җәйгә бөртек өчен склад һәм яшь терлекләр өчен бина төзергә уйлыйбыз, чөнки хәзер кысанрак. Әлбәттә, алга таба үстерәчәкбез. Шулай ук сөт бизнесы юнәлешендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча грант программаларында катнашырга телибез. Грант отырбыз, дип өметләнәм һәм алга таба да үзебезнең производствоны үстерербез дим.
P. S. Фермер Илгиз Сәлахов хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов та бик җылы сүзләр әйтте.
- Ул Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иң актив катнашучыларның берсе, - дип билгеләп үтте ул. - Аның «Авыл сөте» дип язылган мини-цистернасы - визит карточкасы. Ярминкә башлануга биредә тиз арада чират хасил була. Башка сөт продукцияләрен дә бик теләп сатып алалар.
Моннан ике атна элек Казан мэры Илсур Метшин ярминкәләрдә актив катнашучы авыл халкын тәбрикләде. Чакырылучылар арасында Илгиз Сәлахов та бар иде. Башкала мэры аңа авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Без дә Илгиз Сәлаховка авыл хуҗалыгы бизнесының уңышлы үсеш алуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев