Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

...ҖИТӘКЧЕ Крестьян-фермер хуҗалыгын Марат Садыйков 14 елдан артык җитәкли, моңа чаклы да ул үзенең туган авылы Зирекледә авыл хуҗалыгында эшләде. Хуҗалыкта 2000 гектар сөрү җирләре, 300 баш МЭТ, 50 ат, 230 дуңгыз һәм 100 баш сарык бар. Сөт сату 2014 елга карата - 110% . Кыр эшләре төгәлләнгән, бөртеклеләрдән яхшы...

...ҖИТӘКЧЕ
Крестьян-фермер хуҗалыгын Марат Садыйков 14 елдан артык җитәкли, моңа чаклы да ул үзенең туган авылы Зирекледә авыл хуҗалыгында эшләде.
Хуҗалыкта 2000 гектар сөрү җирләре, 300 баш МЭТ, 50 ат, 230 дуңгыз һәм 100 баш сарык бар. Сөт сату 2014 елга карата - 110% . Кыр эшләре төгәлләнгән, бөртеклеләрдән яхшы гына уңыш алынган, 350 гектар мәйданда көзге игеннәр дә карап туймаслык, азык та тулы күләмдә әзерләнгән. 7 октябрьдә район делегациясе составында ул Казанда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналарда катнашты.
...КОМБАЙНЧЫ
"Кулон" а/ф-дан комбайнчы Владимир Гарев урып-җыю кампаниясенең берничә бишкөнлеге дәвамында алдынгылыкны тотты. Агымдагы елда "Акрос-580" комбайнында ул 33 мең центнердан артык бөртек суктырып алган һәм урак өсте алдынгысы булып тора.
Агрофирмада ул 2006 елдан бирле эшли, ә механизатор стажы 25 елдан артык тәшкил итә. Агрофирмада аның турында барысы да уңай фикердә.
Урып-җыю эшләреннән соң ул агрофирманың Дарьевск бүлекчәсендә мөһим һәм кирәкле эш башкара - тимерче булып эшли.
...СЫЕР САВУЧЫ
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә Елена Шатунова 14 елдан артык сыер савучы булып эшли һәм яхшы гына күрсәткечләргә ирешә.
Хәзер аның төркемендә 50 сыер бар, ул аларны берне бозаулаганнан соң алган. Башта кыен булган, тик ул эшкә бик җаваплы караган, эшкә үзенең гаиләсен дә җәлеп иткән - таналарны саварга булышканнар.
-Хәзер ул эшен бик яхшы башкара, яхшы күрсәткечләргә иреште - бер ел эчендә үзенең сыерларыннан 200 тоннадан артык сөт савып алды, - дип сөйли аның турында КФХ җитәкчесе Татьяна Белоглазова.
...БОЗАУ КАРАУЧЫ
"Зубов В.С." КФХ-да бозау караучы Татьяна Ворожеинаның терлекчелектәге хезмәт стажы - 25 ел.
Башта ул "Красный Октябрь" совхозында 10 ел сыер савучы булып эшләгән, аннан соң 12 ел "Зубов В.С." КФХ-да сыер сауган, ә соңгы 2 елда бозаулар карый.
-Аның төркемендә 50 баш бозау, уртача тәүлеклек артым 700-800 грамм тәшкил итә, - дип сөйли ферма мөдире Рәхимә Хәйретдинова.
-Эш сөючән һәм бар эшне дә җиренә җиткереп, вакытында башкара торган намуслы гаилә, тормыш иптәше Михаил да безнең хуҗалыкта пилорамада слесарь булып эшли, - дип тә өстәде КФХ башлыгы Владимир Зубов.
...ШОФЕР
Комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда "Кулон" а/ф-дан МАЗ автомашинасы шоферы Фәргат Шәриповның күрсәткечләре иң югарысы - быелгысы елда ул 5,5 мең тоннага якын бөртек ташыган.
Агрофирмада ул 10 ел эшли (тулаем хезмәт стажы - 35 ел), шуның 8 елы МАЗ руле артында.
-Эшне җиренә җиткереп башкаручан һәм карусыз шофер, йөкләнгән эшне һәрчак сыйфатлы итеп вакытында башкара, - дип сөйли аның хакында агрофирманың баш агрономы Сергей Котов.
-Рәхәтләнеп эшлим, машина төзек, безнең өчен шартлар тудырылган, үзвакытында ярыйсы гына хезмәт хакы алам, тагы ни кирәк, - ди үзе Фәргат.
...МЕХАНИК
Петр Петров Чабаксар АҖ башлыгы булып 10 ел эшләгәннән соң "Игенче" ҖЧҖгә эшкә күчә.
Бүген ул хуҗалыкта алыштыргысыз белгеч - электр, эретеп ябыштыру, токарьлык эшләрен дә яхшы белә. Ә печән чабу вакытында "Магдон" комбайны штурвалы артына утыра - 2014 елда 5 мең гектарга якын үләннәр һәм бөртеклеләрне чапкан.
Петровлар гаиләсен авылда хөрмәт итәләр, шәхси хуҗалыкларында алар 15 баштан артык МЭТ асрый.
-Хуҗалыкның барлык кыр эшләрен уңышлы төгәлләүендә Петр Петровның да өлеше аз түгел, - дип сөйли "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Якупов.
...ФЕРМА МӨДИРЕ
Сергей Старов 30 елдан артык үзенең туган авылы Архангел Бистәсендә эшли, шуның соңгы 6 елын - ферма мөдире булып.
Хуҗалыкта 1000 баштан артык МЭТ, шуның 500 е - савым сыеры. Быел ике фермада сөт үткәргеч урнаштырганнар, бу исә терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтә. Сөт җитештерүнең тотрыклы артуында Сергей Старовның да өлеше бар.
-Азык җитәрлек әзерләнгән, фермалар ремонтланган, ә бу көннәрдә терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерү белән шөгыльләнәбез, - дип сөйли Сергей.
Сәхифәне Азат МУСИН әзерләде. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев