Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Якташыбыз, СВОда катнашучы Александр Хорьков «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән

Бүләкне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында тапшырган.

Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узган.  Залда җыелган 900дән артык съезд делегатлары алдында якташыбыз Александр Хорьков та чыгыш ясаган, ул СВОга үз теләге белән киткән, моңа кадәр Екатерина авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән. 

Республика Рәисе «Без элек җирлек башлыклары булып эшләгән һәм бүгенгесе көндә махсус операция зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, илнең Кораллы Көчләре сафына баскан коллегаларыбыз белән аеруча горурланабыз, СВОда катнашучы барлык муниципаль хезмәткәрләргә батырлыклары өчен һәм СВО зонасында ире янәшәсендә волонтер булып хезмәт куючы Марина Ивановна Хорьковага да олы рәхмәтебезне җиткерәбез», - дигән. 

Котлыйбыз! Горурланабыз!  Җиңү белән исән-сау өйгә кайтуыгызны көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев