Яңа Чишмә Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Мансур Мусин региональ фестиваль лауреаты булган.
2 мартта Әлмәттә «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының 26 нчы региональ фестивале узган.
Әлеге фестивальдә Яңа Чишмә районы данын гитара сыйныфы буенча сәнгать мәктәбе укучысы Мансур Мусин тәкъдим иткән. Ул уңышлы чыгыш ясаган һәм 2 нче дәрәҗә лауреат булган. Мансур Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән.
Мансур һәм аның педагогы Гөлирә Наумованы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Нет комментариев