Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә фермерлары үз бурычларын үтәргә тиеш

2017-2022 елларда районның авыл эшмәкәрләре 101 млн. сумнан артык суммага 30 грант откан.

«Яшь фермер», «Терлекчелек фермалары төзү», «Агростартап» программалары буенча 1,5 - 6 млн.сумлык грантлар алынган.

Барлык фермерлар да агымдагы ел ахырына планлаштырылган проект куәтенә чыгарга тиеш. Күпләр яхшы гына табыш алып тулы көчендә эшлиләр.

Грант алган килешүләрдә барлык фермерлар күпме яңа эш урыннары булдырачакларын һәм болар барысы да документлаштырылган дип күрсәткән. Кызганычка каршы, кайбер фермерлар әле дә яңа эш урыннары булдыру буенча үз бурычларын үтәмәгәннәр. Яңа эш урыннары юк икән, димәк, салым түләүләре дә юк, дигән сүз.

Билгеле санда эш урыннары булдырмаган фермерлар арасында Илгиз Галәветдиновны (Шахмай) атарга була, анда план буенча 3 эш урыны булырга тиеш, ә нибары 2 урын булдырылган. Фермер Сергей Котов та 3 эш урыны булдырырга тиеш, әлегә 2 кеше генә эшли, Шахмай авылыннан Вазыйх Баһаветдиновта бер эш урыны (2 урынына), Зирекледән Самат Вәлиуллин ике эш урыны (3 кирәк), Чуаш Чабаксарыннан Николай Ильдулов өч кеше урынына берне генә эшкә урнаштырган.

Фермерлар Илгиз Сәлахов (Шахмай), Олеся Котова (Екатерина Бистәсе), Федор Николаев (Чуаш Чабаксары), Мөнирә Шакирова (Зирекле), Тәлгать Гатауллин (Шахмай), Наталья Юдинцева (Акбүре) килешү буенча һәрберсе өч эш урыны булдырырга тиешләр, әмма барысы да 2шәр кешене генә эшкә урнаштырганнар.

2021-2022 елларда грант откан фермерлар Илфат Садыйков (Зирекле), Алсинә Сәлахова (Шахмай), Надежда Мишагина (Яңа Иванаево) һәм Рәмзис Сәлахов (Акъяр) икешәр эш урыны булдырырга бурычлы, әмма әлегә бер генә кешене дә эшкә урнаштырмаганнар.

Грант откан 30 фермер килешүләр буенча 84 кешене эшкә урнаштырырга тиеш булган, 64 кеше эшкә урнаштырылган, тагын 20 эш урыны бар, дигән сүз.

 Агымдагы ел ахырына кадәр югарыда әйтелгән фермерлар барлык эш урыннарын тутырырга тиеш - бу аларның бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев