Яңа Чишмә игенчеләре бөртекле культураларның 40%ка якынын җыеп алганнар
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча 20 августка районда бөртекле культуралар 13 мең гектардан артык мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнарның 39%ын тәшкил итә.
Бүгенгесе көнгә 45 мең тонна бөртек суктырылган, уңдырышлылык гектардан 35,4 центнерны тәшкил итә.
Техник культураларны җыю эше дә башланган. Көзге шепкән, горчица һәм рапс 33,5 мең гектар мәйданнарның 1000 гектарында җыелган (3%). Уңдырышлылык - 18 ц/га, биредә 1700 тонна бөртек суктырылган.
Туңга сөрелергә тиешле 30 мең гектар җирләрнең әлегә 4600 гектары эшкәртелгән.
Көзге культураларны чәчүгә керешкәннәр. «АгроРаздолье» ҖЧҖдә көзге рапсның беренче 800 гектарын чәчкәннәр. Көзге культураларны барлыгы 21 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев