Яңа Чишмә юртаклары Төньяк Кореяда да кирәк
Татарстанда яңа токымлы атлар үрчетү заводы барлыкка килгән.
Татарстанның бердәнбер токымлы атлар үрчетү заводы Петропавел Бистәсендә «57 нче Татар ат заводы» ҖЧҖ базасында урнашкан (җитәкчесе- Николай Скоков).
Соңгы биш елда 57 нче ат заводы токымлы атлар санын арттыручы булып тора. Лицензия беткәч, анда яңа селекция планы әзерләнгән.
- Безнең селекция планын Бөтенроссия ат үрчетү фәнни-тикшеренү институтында расладылар, - дип сөйли Николай Скоков. - Соңыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек Департаментында без аны якладык һәм токымлы атлар заводы статусын алдык. Без Татарстанда Орлов токымлы юртаклар үрчетү белән шөгыльләнүче бердәнбер завод булып торабыз.
- Токымлы атлар заводы статусын алу белән, мөгаен, дәүләт ярдәме дә каралгандыр?
- Әйе, ел саен бер атны (конематка) карап асрауга 50 мең сум, шулай ук Казан ипподромында яшь атларны асрауга субсидияләр бүлеп биреләчәк.
Безнең атларны сатып алучыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан чыгымнарның 40 %ын каплау каралган.
- Ә сатып алучылар бармы соң?
- Россиядән дә бар, әмма атларның күпчелеге Урта Азиягә һәм ерак чит илләргә китә. 4 ел элек бездән КХДР җитәкчесе Ким Чен Ынның кавалерия полкы өчен биш ат сатып алдылар һәм алар әле дә анда хезмәт итәләр. Күрәсең, Орлов юртаклары кореялыларга ошаган һәм быел безгә кабат КХДРның Россиядәге Илчелегенең сәүдә-икътисади мәсьәләләр буенча хезмәткәре Пак Сен Гук килеп, тагын 5 ат сайлап алды. Хәзер аларны чит илгә чыгару өчен документлар әзерләнә (фото һәм видео безнең сайтта). Гомумән алганда, Орлов юртакларына хәзер ихтыяҗ зур. Өстәвенә, атларыбыз төрле бәйгеләрдә, ягъни ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
- Мәсәлән?
- Ел саен Россиядә «Барс» призына Орлов токымлы атлар узышы уздырыла, ә 1984 елда анда Татарстаннан «Кудесник» кушаматлы юртак откан иде. Шуннан соң (2020 елга кадәр) Татарстанның әлеге ярышларда призлар алганы булмады. 2020 елда бу абруйлы призны безнең заводта үрчетелгән Пифагор кушаматлы айгыр яулады һәм узган ел шул ук призга аның белән бер анадан (аттан) туган «Пудра» аты ия булды.
Бу дәрәҗәдәге дербиларда катнаша алырлык атлар үстерү - һәрбер ат үрчетүченең хыялыдыр, мөгаен. Без аны ике тапкыр гамәлгә ашыра алдык. Хәзер безнең бурычыбыз - әлеге призны өченче кат яулап, Башкортстаннан реванш алу (2022 елда призны алар откан иде). Шуңа күрә юртакларны киләсе сезонга инде хәзердән үк әзерли башлыйбыз.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды
- Без сезгә уңышлар һәм яңа призлар телибез, Николай Александрович!
- Рәхмәт, тырышырбыз.
Кореядагы хезмәттәшләр белән ат заводында. С. Скоков фотосы.
Дерби -2021 җиңүчесе - «Пудра» кушаматлы ат. Н. Скоков фотосы.
Орлов токымлы "Пепельный" аты
Пифагор - 2020 елда Татарстаннан безнең ат заводында туган 2020 елгы Татарстан дербисты
2020 елда узган ярыш җиңү яулаган безнең заводта үрчетелгән Пифагор аты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев