Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә район суды рәисе билгеләнгән

Россия Президенты Указы белән Яңа Чишмә район суды рәисе итеп Сәхәбиева Алсу Әмир кызы билгеләнгән.

12 декабрьдә ул район суды коллективына тәкъдим ителде. Аны тәкъдим итеп, ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Беляев Алсу Әмировнаның сорау алучыдан (дознаватель) алып федераль судьяга кадәр профессиональ юл узуын билгеләп үткән. Аның тәҗрибәсе зур, потенциалы яхшы, район җитәкчелеге һәм барлык көч структуралары ярдәме белән район судының күрсәткечләре яхшы булачак.

- Район суды коллективының хезмәт шартлары бик яхшы, әлеге матур бина элеккеге рәис Равил Закиров ярдәмендә барлыкка килде, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. –Ул аның лаеклы варисы булачак. Ул Алсу Сәхәбиевага район һәм аның халкы мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләрендә уңышлар теләде.

Алсу Әмир кызын ТРда Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, элеккеге суд рәисе Равил Закиров һәм күрше районнардагы коллегалары әлеге вазыйфага билгеләп куелуы белән котлаганнар.

Ул барысына да котлаулары өчен рәхмәт белдергән һәм ышанычны акларга тырышачагын әйткән.

Алсу Сәхәбиева 1970 елда Әгерҗе районында туган, Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Яр Чаллыда, 2000 елдан Яңа Чишмә районында сорау алучы булып эшли. Җәмәгать судьясы, ә 2014 елдан – Яңа Чишмә район судының федераль судьясы булып эшли.

Район суды рәисе итеп ул 6 елга билгеләнгән.

Алсу Сәхәбиевага ныклы сәламәтлек һәм яңа урында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев