Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы алдынгыларына премияләр тапшырылган

Иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә атна саен акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырыла.

Бу атна башында районның авыл хуҗалыгы идарәсе урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасындагы ярышның беренче атнасына йомгак ясаган.

Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Алексей Козлов үзенең ярдәмчесе Евгений Афанасьев белән җиңүче булганнар. Алар «Torum -785» RSM комбайнында 9 көндә 1063 тонна бөртек суктырганнар.

Икенче төркем комбайннарда  шул ук хуҗалыктан Анатолий Ильгузин үзенең  ярдәмчесе Вадим Иванов белән  атна җиңүчесе дип танылган. Алар «Тукано» комбайнында 9 көндә 989 тонна бөртек суктырганнар. 

Машина йөртүчеләр арасында «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Вадим Бойковның күрсәткечләре иң яхшысы, ул SHACMAN а/м-да урып-җыю башланганнан бирле комбайннардан ындыр табагына 1717 тонна ашлык ташыган.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов ирешкән уңышлары өчен атна алдынгыларына эш урыннарында ук кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар.

Исегезгә төшерәбез, комбайнчылар 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләре – 2шәр мең сум, ә машина йөртүчеләр 3әр мең сум премия ала.

 Иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә атна саен акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырыла.

 Иң яхшы комбайнчыларга һәм машина йөртүчеләргә атна саен акчалата премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев