Яңа Чишмә районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр (фото, видео)
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр (фото, видео)

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы кыр эшләренең темпы көннән-көн арта бара.

6 апрельгә 13,4 мең гектар көзге культураларның 10,1 мең гектары (76%) тукландырылган. «АгроРаздолье» ҖЧҖ игенчеләре көзге культураларны тукландыруны тәмамлаган.

«Скоков Н.А.» КФХда күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр. Күпьеллык үләннәрнең 300 гектары инде тукландырылган, ә районда алар 10 мең гектардан артык.

«Нурхамәтов З.М.» КФХда уҗымнарны тырмалауга керешкәннәр. Күпчелек хуҗалыкларда туфракка дым каплату башланган. 5 апрельдә җир сөрүдә 26 агрегат эшләгән. Эш 62 мең гектар мәйданның 4,5 мең гектарында башкарылган (7%).

«АгроРаздолье», «Аксу-Агро» ҖЧҖләре, «Садыйков М.Х.», «Козлов В. А»., «Вәлиуллин И. Ф»., «Козлов А. Е» КФХлары язгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә минераль ашламалар белән тәэмин ителгән.

 «Агро-Основа» ҖЧҖдә - 1 гектарга 30 кг тәэсир итүче матдә (минимум 55-60 кг кирәк), «Игенче» ҖЧҖдә - 8 кг т.и.м., «Козлова М.И.» КФХда - 5 кг, «Скоков Н. А.» КФХда - 24 кг,» «Фәсахова К. М. » КФХда - 27 кг.

Ә башка авыл хуҗалыгы оешмаларында ашламалар  бөтенләй юк дип әйтергә дә була. Алар ничек яхшы уңыш алырга исәп тоталардыр?

Билгеле булганча, ашлама кертү 1 гектардан 10 центнерга якын өстәмә уңыш алырга мөмкинлек бирә.

 


Нет комментариев