Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районы кырларында

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 2 майга язгы кыр эшләре барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да алып барыла.

7400 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре тәмамланган. Көзге культуралар барлык мәйданнарның 99%ында — 21600 гектарда тырмаланган.

Туңга сөрелгән җирләр 35 мең гектарда тырмаланган, бу барлык мәйданның 76 процентын тәшкил итә (45 мең гектар).

Барлык хуҗалыкларда да сабан культураларын чәчү эшләре бара. 45 мең гектар мәйданның 10,5 мең гектары чәчелгән (23 %).

7300 гектарда рапс, 2000 гектарда — арпа, 300 гектарда — сабан бодае, 200 гектарда — берьеллык үләннәр, 500 гектарда — җитен, 300 гектарда — көнбагыш чәчелгән.

Язгы кыр эшләрендә көн саен 70тән артык трактор эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев