Яңа Чишмә районы кырларында көзге эшләр бара
Туфракны төп эшкәртү - туңга сөрү сөрүлек мәйданнарының 38%да (22,5 мең гектарда) башкарылган.
Силос салу дәвам итә - 18,5 мең тонна салынган (планның 34%ы). «Агро-Основа», «Закрома» ҖЧҖләрендә, «Вәлиев Ф.Р.», «Зубов А.В.» КФХларында бу эшләр әле дә бара, ә «Скоков Н. А.» КФХда тәмамланган инде.
Техник культураларны җыю дәвам итә, ул якынча 11 мең гектарда (52%) җыеп алынган. Тагын 3400 га соя, 2800 га майга көнбагыш, 5 мең гектарга якын җитен җыярга кирәк. 3400 гектарда орлыкка кукуруз да җыясы бар.
Көзге культуралар 10 мең гектарда чәчелгән, бу планлаштырылган чәчү мәйданының 70%ын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев