Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне ваклап сату арта
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында алкогольле продукцияне ваклап сату арта

Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр итә.

Июль аенда ваклап сату буенча 19 оешма тарафыннан 41 сәүдә объектында: район үзәгендә – «Татспиртпром» АҖ челтәренең бер кибете һәм 12 коммерция оешмасы, авыл җирлекләрендә - «Татспиртпром» АҖнең 13 объекты, «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең (Татпотребсоюз) 2 һәм 13 коммерция оешмасы тарафыннан ваклап сатыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2022 елның гыйнвар-июль айларында алар 9,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция саткан (2021 елның шул ук чорында - 8,3 мең дал), үсеш -  17 %. Фирма челтәре буенча - 1,7 мең дал (2021 елда 1,2 мең дал), сату 37 %ка арткан.
Коммерция кибетләре тарафыннан 7,7 мең дал сатылган (узган ел 7 мең дал), сату 10 %ка арткан.  Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,28 мең дал сатылган (2021 елда - 0,04 мең дал).
Читтән кертелгән алкогольне сату күләме - 12 %ка арткан, читтән кайтарылган аракыны сату 3 %ка кимегән. Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь һәм аракыны сату 19 %ка һәм 14 %ка арткан. Җан башына 8 литр сатылган (узган елның гыйнвар дәрәҗәсенә карата 121%).


Нет комментариев