Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында бөртекле культуралар уңышын җыю төгәлләнеп килә

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 31 августка район буенча 38 мең гектар бөртекле культураларның 32 мең гектары суктырылган (84%).

Бөртекле культуралардан, нигездә, сабан бодае гына калган.
Бөртек суктыруның гомуми күләме 142 мең тоннадан артып киткән, район буенча уртача уңыш 44,6 ц/га тәшкил итә.
«Закрома», «Аксу-Агро» ҖЧҖләре, «Нурхамәтов З.М.», «Садыйков М. Х.» КФХлары һәм күп кенә вак КФХлар бөртекле культуралар җыюны төгәлләгәннәр.
21 мең гектар мәйданны биләгән техник культураларның 7,8 мең гектары суктырылган (37%), уртача уңыш - 21 ц/га. 
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары уҗым культураларын чәчүне башлап җибәргәннәр, ул 16,5 мең гектар мәйданны биләячәк. Көзге арыш, бодай һәм көзге рапс чәчү эшләре бара. Әлегә 3,6 мең гектардан артыграгы чәчелгән.
Туңга сөрү эшләре дә дәвам итә. Төп эшкәртү 58 мең гектарның 7,4 мең гектарында (13%) башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев