Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында чәчү алдынгыларына премияләр тапшырылды

Язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының беренче атнасына йомгак ясалды.

Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Денис Буров һәм Александр Паньков алдынгы механизаторлар дип танылды.
Җирне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Сергей Сальников һәм «Скоков Н. А.» КФХдан Олег Левин атна алдынгылары итеп билгеләнгәннәр. 

Культивацияләүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Николай Крайнов һәм "Скоков Н. А.«КФХдан Павел Фель иң яхшы механизаторлар булдылар.

Чәчү эшләрендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Анатолий Ильгузин һәм «Скоков Н. А.» КФХдан Анатолий Ушаковларның күрсәткечләре яхшы.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов басуда чәчү алдынгылары белән очраштылар, аларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев