Яңа Чишмә районында пай җирләре өчен исәп-хисаплар ахырына якынлаша
Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы оешмаларының күпчелеге милекчеләр белән пай җирләрен арендалаган өчен исәп-хисап ясаган.
23 ноябрьгә аренда түләвенең 47 млн. сумыннан 32 млн. сумы инде түләнгән. Шул исәптән 2,1 млн. сум - акчалата, 375 мең сум – 300 тонна печән һәм 29 млн. сум - 2700 тонна бөртек белән.
15 млн. сумнан артык акча әле түләнмәгән, нигездә, сумманың иң зур өлеше «Агро-Основа» ҖЧҖгә туры килә.
Исегезгә төшерәбез, җир пайларын арендалау өчен исәп-хисаплар 1 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Аннары район торак пунктларында пайчылар белән җыелышлар узачак, анда арендаторларның отчетлары тыңланылачак, 2023 елга шартнамәләр төзү мәсьәләләре һәм аренда түләвенең күләмнәре тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев