Яңа Чишмә районында пай җирләрен арендалау өчен исәп-хисап башланды
Яңа Чишмә районында аренда җирләренең мәйданы 44,6 мең гектар тәшкил итә, аларга 38,3 млн. сум аренда түләве исәпләнгән (858 сум/га).
Бүгенгесе көндә 5,7 млн. сум аренда түләве түләнгән. Шул исәптән 251 мең сумы - печән белән (барлыгы - 150 тонна, бәясе - 1600 сум/т) һәм 5,5 млн. сум - бөртек белән (барлыгы - 455 тонна, бәясе 12 сум/т).
«Игенче» ҖЧҖ, «Садыйков М.Х.» КФХ һәм кайбер вак КФХлар пай өчен исәп-хисапны төгәлләгәннәр. «Архангельское» КФХ», «Закрома» ҖЧҖләрендә, «Зубов А.В.», «Савельев А.А.», «Скоков Н. А.» КФХларында исәп-хисап эшләре дәвам итә.
Әлегә «АгроРаздолье» һәм «Агро-Основа» ҖЧҖләре пай җирләренең хуҗалары белән исәп-хисапны башламаганнар. Исәп - хисап исемлекләрен һәм шартларын (акчалата яки натураль формада түләү) аныклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев