Яңа Чишмә районында уңыш җыю финишка якынлаша
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 7 сентябрьгә бөртекле культураларны җыю төгәлләнеп килә.
38 гектар мәйданның 34 мең гектары суктырылган, 3400 гектарда бөртеккә кукуруз һәм 600 гектарда бодай кала.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов «АгроРаздолье», «Закрома», «Агро-Основа», «Аксу-Агро» ҖЧҖләренең, «Садыйков М.Х.», «Вәлиев Ф. Р.», «Нурхамәтов З. М.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХларның һәм барлык вак КФХ җитәкчеләрен бөртекле культураларны урып-җыю эшләренең төгәлләнүе (кукуруздан тыш), оптималь срокларда бик яхшы уңыш алулары белән котлаганнар, шулай ук уҗым чәчү һәм туфракны туңга сөрү эшләрен дә уңышлы башкаруларын теләгәннәр.
Район буенча суктырылган икмәкнең гомуми күләме -150 мең тонна, уңышның уртача күрсәткече - гектарыннан 46,1 ц (республика буенча өченче урында).
21 мең гектар техник культураларның 10 мең гектары җыеп алынган. Май өчен көнбагыш (2450 гектар мәйданда), соя (3500 га) һәм майлы җитен (5 мең гектарга якын) генә кала.
Көзге культуралар чәчү дәвам итә - планлаштырылган 14.3 мең гектарның 8.1 мең гектары (56%) чәчелгән.
Туфракны туңга сөрү 15.5 мең гектарда башкарылган, бу 58 мең гектар мәйданның 26%ын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев