Республика көне алдыннан, 29 августта, Казанда республика муниципалитетларына тантаналы рәвештә автомобильләр тапшырылган.
Яңа Чишмә районының ике АҖ башлыгы яңа автомобиль алганнар.
Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында Яңа Чишмә районының ике авылы - Черемухово һәм Чабаксар авыл җирлекләре - җиңүчеләр исәбендә.
«Лада» автомобильләре ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. Тапшыру тантанасы «Казан - Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узган.
Җирлек башлыкларын яңа автомобильләр алулары белән котлыйбыз, нәтиҗәле эш итүләрен телибез.
Нет комментариев