Яңа Чишмә районының урып-җыю лидерларын кырда бүләкләгәннәр
Бөртекле һәм техник культураларны җыю ахырына якынлаша. Урак өстен төгәлләүче соңгы атнага йомгак ясалды.
Бөртекле һәм техник культураларны урып-җыю эшләре тәмамлану сәбәпле, район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчылар һәм шоферлар арасында хезмәт ярышының соңгы (бишенче) атнасына йомгак ясады.
Комбайннарның беренче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Илсур ГАЙФИЕВ җиңүче булган, ул «Тукано» комбайнында атна эчендә 863 тонна бөртек суктырган, ә урып-җыю башланганнан бирле - 5808 тонна.
Комбайннарның икенче төркемендә «Козлов В.А.» КФХдан Андрей КОЗЛОВ җиңүче дип танылган (биш атнаның дүртесендә алдынгы булып тора), ул «Нью-Холланд» комбайнында атна эчендә 633 тонна бөртек суктырган, урып -җыю башланганнан бирле - 4300 тонна.
«Козлова М.И» КФХдан Анатолий ТЕМНИКОВ комбайннарның өченче төркемендә атна җиңүчесе булды (икенче тапкыр рәттән). Ул «Дойч Фар» комбайнында атна эчендә 389 тонна, ә урып-җыю башланганнан бирле - 1276 тонна бөртек суктырган.
Комбайннарның дүртенче төркемендә дүртенче атна рәттән «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдән Тимофей МИТРОФАНОВның күрсәткечләре иң яхшысы, ул үзенең ярдәмчесе Влад УРЯДНИКОВ белән «Нова – 340» комбайнында атна эчендә 399 тонна иген суктырган, урып-җыю башланганнан бирле - 2033 тонна.
Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М.И.» КФХдан Илдус ГАЗИЗОВта, ул атна эчендә КамАЗ а/м белән комбайннардан ындыр табагына 390 тонна, ә урып-җыю башланганнан бирле - 2912 тонна бөртек ташыган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов атна алдынгыларына акчалата премияләр (комбайнчыларга - 5әр мең сум, аларның ярдәмчеләренә - 2шәр мең сум, шоферга - 3 мең сум) һәм кызыл әләмнәр тапшырганнар.
Вячеслав Козлов һәм Леонид Богомолов Андрей Козловны бүләкли. А. Козлов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев