Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмәдә игенчеләр 5 мең гектарга якын мәйданда бөртекле культураларны җыеп алганнар

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 31 июльгә район буенча бөртекле культуралар 4900 гектарда суктырылган, бу барлык бөртекле культуралар мәйданының 15%ын тәшкил итә.

Бу, нигездә, көзге бодай. Аның уңдырышлылыгы - 43,6 ц/га, барлыгы 21,2 мең тонна бөртек суктырылган.

Барлык авыл хуҗалыгы оешмалары диярлек урып-җыюга керешкән, көн саен кырларда 50гә якын комбайн эшли.

Шулай ук терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. 14,2 мең тонна печән әзерләнгән, 15 мең тоннадан артык сенаж салынган. Аны «Закрома», «Игенче» ҖЧҖдә, «Садыйков М.Х.» КФХда салганнар, «Вәлиев Ф. Р.» КФХда, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖендә сенаж салу эшләре дәвам итә. 1 шартлы баш терлеккә исәпләгәндә 21 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Халык та актив рәвешттә печән әзерли - кышкылыкка 10 мең тоннадан артык запас тупланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев