Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмәдә иң яхшы педагогларны һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен билгеләп үттеләр

Бүләкләү тантанасы педагогларның август конференциясен үткәрү барышында булды.

Балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

Рамил Баһаветдинов, Яңа Чишмә гимназиясенең ТИН укытучысы-оештыручысы

Ольга Лазарева Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры

Марина Мельникова, Яңа Чишмә «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе

Гөлшат Мостафина, Зирекле лицее укытучысы

Дания Шәйдуллина Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы

Мария Шолгина, Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе

Рәфисә Фәхретдинова, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе директоры урынбасары

Ольга Холина, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән мәгариф бүлеге методисты Камил Салихов һәм Черемухово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Шабалдиналар бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

undefinedГөлназ Айсамова, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Светлана Данилова, Яңа Чишмә урта мәктәбенең математика укытучысы

Гөлүсә Мирьякупова, Шахмай мәктәбе укытучысы

Гөлзидә Рамазанова, Яңа Чишмә гимназиясенең физика һәм информатика укытучысы

Люция Шакирова, Зирекле лицееның математика укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев