Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмәдә иреклеләр хәрәкәтен үстерү турында килешүгә кул куелды

Яңа Чишмәнең яшьләр үзәге «Добрый край - игелек жире 2022» конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Әлегә Яңа Чишмәдә яшьләр үзәге бинасы ачылмаган, спорт комплексындагы актлар залы төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәйданчык булып хезмәт итә. Шуларның берсендә 23 августта Иреклелекне үстерү буенча уртак эш турында өч яклы килешүгә кул кую тантанасы узды. 
 Яңа Чишмә районы башкарма комитеты, район яшьләр бүлегенең волонтерлык хәрәкәте һәм ТР иреклеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәге арасында хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куелды.
«Әлеге килешү районда һәм, гомумән, республикада иреклеләр хәрәкәтен комплекслы үстерү нигезе булырга тиеш. Ул кешеләр ирекле эшчәнлектә активрак катнашсын өчен, шартлар тудырырга ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте «ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Адилә Хәсәншина.
 Районда волонтерлык хәрәкәтенең эше турында «Добрый край - игелек жире 2022» республика конкурсына тәкъдим ителгән проект җитәкчесе Снежана Маланчева сөйләде.  Яшьләр үзәге «Волонтерлык» номинациясендә конкурста җиңеп, ноутбук һәм 15 данәдән торган иреклеләр үзәге экипировкасы алды.
«Яңа Чишмә районы волонтерлыкны үстерүдә актив катнаша. Ә республика конкурсында җиңү яшьләр үзәге командасы өчен ирекле хәрәкәттә уңышлы практикаларны гамәлгә ашыруда тагын да зур этәргеч булды», - дип билгеләп үтте Яңа Чишмә яшьләр бүлеге начальнигы Марина Магомедова.
Чара ахырында Республика иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге активистлары 20дән артык ирекле берләшмәнең презентациясен үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев