Яңа Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте булган
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә, 1 сентябрьдә, 11:30лар тирәсендә Яңа Чишмә читендә юл-транспорт һәлакәте булган. Бер машина йөртүче зыян күргән.

Киа-Рио автомобиле шоферы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек ир-ат Екатерина Бистәсе ягыннан Акъяр - Чирмешән юлына килгәндә Акъяр ягыннан хәрәкәт итүче ВАЗ-21140 автомобиленә юл бирмәгән. ВАЗ -21140  руле артында Яңа Чишмәдә яшәүче  хатын-кыз булган. 
Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешкән, берсе кюветка төшкән. ВАЗ -21140  машинасын йөртүче хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.


Нет комментариев