Яңа Чишмәдә район педагогик конференция нәтиҗәле узды
Конференциядә район мәгариф системасының казанышлары, проблемалары, перспективалары турында фикер алыштылар.
25 августта Яңа Чишмәдә педагогларның район август конференциясенең пленар утырышы булып узды. Киңәшмә узган балалар сәнгать мәктәбе бинасына керү юлында районның гомуми белем бирү учреждениеләре һәм балалар иҗаты үзәге казанышлары күргәзмәсе оештырылды,
Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина, балалар бакчалары мөдирләре, мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге белгечләре, педагогик хезмәт ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Иң мөһиме - кадрлар, ә яшь кадрлар - тагын да яхшырак. Белем бирү учреждениеләрендә барлыгы ике яңа педагог эшләячәк, берсе - земский укытучы программасы буенча һәм берсе - яшь педагог Анастасия Завалишина, ул үз педагогик эшчәнлеген Яңа Чишмә урта мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып башлаячак.
Мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина үз докладында район мәгариф системасының үсеше, казанышлары, проблемалары, перспективалары турында сөйләде. Әлеге тема уңаеннан Ленино мәктәбе директоры Владимир Валасеев (тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирүдә яңа алымнар), Әдәмсәдәге «Тургай» балалар бакчасы мөдире Эльвира Әбүнәгыймовалар (аралашу һәм хезмәттәшлек педагогикасы) өстәмә докладлар белән чыгыш ясадылар.
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Җәлил Мотыйгуллин район мәгариф учреждениеләре эшенә уңай бәя бирде. Аның чыгышы эмоциональ һәм кызыклы булды. Әгәр дә педагоглар укучылар белән дәресләрне дә шулай алып барсалар, укучылар укытучы әйткән һәр сүзне йотлыгып тыңларлар иде, дигән ышаныч бар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов педагогларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, барысын да уку елы башлану белән котлады.
Соңыннан районның иң яхшы педагогларын һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән Волчья Бистәсе мәктәбенең биология укытучысы Николай Григорьевич Темников бүләкләнде.
«Николай Григорьевич мәгариф өлкәсендә 38 ел эшләде, шуның 18 елы -мәктәп директоры. Биология укытучысы буларак, аның эшендә төп принцип - укучы белән хезмәттәшлек. Аның дәресләре авыл укучысына мөстәкыйль фикерләүне, үзаңны сеңдерә», - диде чараны алып баручы уку дисциплиналары буенча методист Ләйсән Нурхамәтова.
Шулай ук Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе/балалар бакчасы директоры Ирина Васильевна Лихачева РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Зирәк җитәкче, белемле остаз һәм битараф булмаган ярдәмчел кеше», - диделәр аның турында да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев