Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язга әзерләнәбез

Күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара.

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә 314 тракторның 250се ремонтланырга тиеш, булган чәчү комплекслары да техник карауны таләп итә, дип билгеләп үттеләр.

Районның иң эре агрофирмасы - «АгроРаздолье» ҖЧҖдә ремонт эшләре тулы көченә бара. Остаханәдә ремонт өчен барлык шартлар да тудырылган -җылы, якты һәм коры, ашханә эшли.

Җәмгыять инженеры Хамис Хәлиуллин безнең белән әңгәмә барышында билгеләп үткәнчә, ремонт звеноларында 15тән артык механизатор техниканы әзерләү белән мәшгуль. Алар барысы да тәҗрибәле, намуслы, яздан алып көзгә кадәр комбайннар һәм трактор штурваллары артында хезмәт куючы мезанизаторлар.

Алар арасында Владимир Михайлов, Александр Кочетов, Денис Буров, Александр Соловьев, Ришат Җамалиев һәм башкалар бар.

- Хәзер егетләр тырмаларны, дискаторларны, культиваторларны һәм минераль ашламалар таратучы җиһазларны ремонтлау һәм әзерләү белән шөгыльләнә, - ди Хамис Хәлиуллин. - 170тән артык тырма (310нан), җиде культиваторның өчесен, дүрт МТЗ тракторының икесе тулысынча әзерләнгән. Аерым звено 3 «Туман» агрегатын ремонтлый. Запас частьләр белән проблема юк, барысы да вакытында китерелә.

Агрофирмада, нигездә, энергия куәтле техника файдаланыла. Аларга техник хезмәт күрсәтүнең ничек баруы турындагы сорауга, барысына да гарантияләр буенча хезмәт күрсәтелә, кирәкле гаризалар бирелде, дип җавап бирде инженер.

Егетләр үзләре дә бернинди проблема юк, дип әйттеләр. Ремонтлаганда хезмәт хакы да начар түгел - аена 40 - 50 мең сум чыга.

Игенчеләр март башына барлык техника язгы кыр эшләренә әзер булачак, дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев