Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, Яңа Чишмә районының барлык авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә керешкән.
22 апрельгә көзге культураларны тукландыру 6400 гектарда башкарылган, бу барлык көзге культураларның 30%ын тәшкил итә.
530 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр (7%) тукландырылган.
3030 гектарда (41 %) күпьеллык үләннәр һәм 8900 гектарда (18%) туңга сөрелгән җирләр тырмаланган.
Чәчүне әлегә «АгроРаздолье» ҖЧҖ генә алып бара — биредә 3400 гектарда рапс чәчкәннәр. Чәчү эшләре район буенча 7 процентка башкарылган.
Нет комментариев