инвестиция – 175 млн. сум
2019 елның беренче ярты елында районның авыл хуҗалыгы оешмалары үз производстволарына 175 млн. сум инвестиция керткән.
Фермерлар Козлова М.И., Анисимов О.А., Козлов В.А., Вәлиуллин И.Ф., Козлов А.Е., “Игенче” ҖЧҖ (барлыгы 49,4 млн.сум) үз транспорт паркларын техник яктан камилләштереп яңача ясауга шактый инвестиция керткәннәр.
“Агро-Основа” ҖЧҖ (54 млн. сум), “Козлова М.И.” КФХ (11 млн.сум), шулай ук “Скоков Н.А.” КФХ һәм “Игенче” ҖЧҖ (3,5-4 шәр млн. сум) минераль ашламалар сатып алу һәм кертү юлы белән 2019 ел уңышына зур акчалар салганнар. Район буенча барлыгы – 75,6 млн. сум.
Фермерлар М.И. Козлова, Ф.Р. Вәлиев, М.Х. Садыйков, А.В. Зубов һәм Н.А. Скоков бөртекле һәм техник культураларның элиталы орлыкларын сатып алып, үз орлыклык материалларының сыйфаты турында кайгырталар. Элиталы орлыклар сатып алуга барлыгы 4,2 млн. сум акча кертелгән.
Район хуҗалыклары тарафыннан терлекчелек биналарын реконструкцияләүгә һәм ремонтка да шулай ук зур акчалар салынган – 13,8 млн. сум, ындыр табагы хуҗалыгына – 24,5 млн. сум, мехмастерскойларга – 4 млн. сум, силос-сенаж траншеяләре төзелешенә – 1,5 млн. сум, нәселле терлекләр сатып алуга – 1,4 млн. сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев