Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!

...

… җитәкче
Марат Садыйков 17  елдан артык крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли, моңа чаклы да ул үзенең туган авылы Зирекледә авыл хуҗалыгында эшләде.
Хуҗалыкта 2000 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, 300 баштан артык МЭТ, 60 ат, 100 баштан артык сарык бар. Кыр эшләре оптималь срокларда төгәлләнгән, бөртеклеләрдән гектарыннан 25  центнерга якын уңыш алынган, көзге культуралар да яхшы гына шытып чыккан, алар 300 гектар мәйданны били. Терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.

... комбайнчы
“Кулон“ а/ф комбайнчысы Исхак Нәҗипов урак өстендә берничә бишкөнлек алдынгысы булды. Агымдагы елда “Мега-360“ комбайнында ул 25 мең центнердан артык бөртек суктырган һәм урып-җыю кампаниясендә алдынгыларның берсе булып тора.
Агрофирмада ул 2004 елдан бирле эшли, ә механизатор стажы 40 елдан артык. Хуҗалыкта аның хакында барысы да бары тик уңай фикердә. Кышын ул авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшендә булса, ә язын куәтле “Бюллер“ тракторында  язгы-кыр эшләре белән мәшгуль.

... сыер савучы
Валентина Корнева үзенең туган авылы Черемухово Бистәсендә 40 елга якын машина белән сыер  саву операторы булып эшли. Елдан-ел ул сөт саву  буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Хәзер аның төркемендә 64 сыер һәм көн саен 1200 килограммга якын сөт сава.
- Бик җаваплы, намуслы  һәм эшне төгәл башкаручан кеше, - ди аның турында бүлекчә җитәкчесе Александр Килеев. - Аның сыерлары һәрвакыт чиста, каралган.
- Безнең өчен шартлар булдырылган, яхшы хезмәт хакы алабыз һәм без бар нәрсәдән канәгать, - дип сөйли Валентина.

... тракторчы
Виктор  Патренкин “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ-да механизатор булып 10 елдан артык эшли. Аңа ике – К-701 һәм МТЗ-1221 тракторлары беркетелгән. Җәен һәм көзен К-701 тракторында ул 220 гектар җир сөргән һәм дисклы тырмалар белән 900 гектардан артык җир эшкәрткән.
Кышкы  чорда  аларның гаиләсе терлекчелектә эшли (Викторның хатыны – КФХ да алдынгы сыер савучы).

Реклама

... бухгалтер
“Козлова М.И.“ КФХ да баш бухгалтер булып 4 ел эшләү дәверендә Татьяна Зубова үзен эш тәртибен белүче, грамоталы белгеч итеп күрсәткән.
- Мин белемем буенча төзелештә икътисадчы һәм эш процессында авыл хуҗалыгы производствосы белгечлеге эшен үзләштерергә туры килде, - ди Татьяна. -  Минем эшем кызыклы һәм үземә ошый, аны намус белән башкарырга тырышам.
- Хуҗалыкта исәп һәм отчет эшләре яхшы, монда Татьяна Зубованың өлеше зур, -  дип билгеләп үттеләр район авыл хуҗалыгы идарәсендә дә.

... агроном
Марат Вафинның “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә агроном булып эшләү стажы 13 елга якын – бу эшне “Татарстан“ а/ф-да ук башлап җибәргән. Шушы  еллар эчендә ул барлык кырларны өйрәнгән, аларның үзенчәлекләрен яхшы белә.
“Агро-Основа“ ҖЧҖ дә 25 мең гектардан артык сөрүлек җирләре  бар һәм агымдагы елда яхшы гына уңыш алынган – гектарыннан 25 центнер тирәсе һәм монда Марат Вафинның да өлеше шактый. Бу көннәрдә хуҗалыкта көнбагыш суктыруны төгәлләгәннәр, 6 мең гектардан артык мәйданда уҗымнар шытып килә. Хәзер Марат туңга җир сөрү эшләре барышына контрольлек итә.

... шофер
Урак өстендә комбайннардан ындыр табагына бөртек ташуда “Кулон“ а/ф-дан Рамил Гыйльметдинов ике бишкөнлек алдынгысы булды. Урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча аның күрсәткечләре иң югарысы.
Йөк машинасы руле артында ул инде 40 елга якын, шуның 13 елын “Кулон“ а/ф-да МАЗ автомашинасында эшли. Бөртектән тыш, ул ашлама чыгару белән мәшгуль, ә бүген Нурлаттан һәм Зәйдән савым сыерлары өчен чөгендер түбе ташый.
- Тәҗрибәле, эшне белеп башкаручы һәм намуслы шофер, - диләр аның турында агрофирмада.

... склад мөдире
“Игенче“ ҖЧҖ дә Лидия Якимкина бөртек  һәм ашламалар кереме-чыгымы өчен җавап бирә. Әлеге вазыйфада  ул нибары 2 генә ел эшләсә дә, үзен намуслы һәм эшне  белеп башкаручы итеп күрсәткән.
- Бик тә пунктуаль һәм җаваплы, - дип сөйли аның хакында ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин.
- Миңа кадәр озак еллар эшләгән һәм яхшы коллектив туплаган,  мине матди байлыкларны исәпкә алу, контроль һәм чыгымнар эше нечкәлекләренә өйрәткән Соня Ильинага мин бик рәхмәтле, - ди Лидия.

... ферма мөдире
Үзенең  туган авылы Архангел Бистәсендә Сергей Старов 30 елдан артык эшли инде, шуның 8 елын – ферма  мөдире булып.
Хуҗалыкта 1000 башка якын МЭТ бар, шуның 400 гә якыны – сыерлар. “Архангельское“ КФХ да сөт җитештерү буенча күрсәткечләрнең яхшы булуында Сергей Старовның да өлеше зур.
- Азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән, фермалар ремонтланган, тудыру бүлекләре эшли һәм терлекләрне без кышкы  араннарда асрауга күчердек, аларны кышкы рацион буенча ашатабыз, - ди Сергей.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев