Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан

… ҖИТӘКЧЕ

2013 елда Виктор Козлов нульдән фермер хуҗалыгы булдырган һәм хәзер аны абыйсы Евгений белән уңышлы гына үстерәләр.

Шушы еллар эчендә КФХда ашлык склады, ферма, башка биналар төзелгән. Хуҗалыкта хәзер 15 берәмлеккә якын куәтле техника бар, шул исәптән соңгы ике елда 3 яңа трактор сатып алганнар. Бөртеклеләр уңышы гектарыннан 58 центнер тәшкил иткән (районда 2 нче урын), терлекләр өчен ел ярымлык запас белән азык әзерләнгән, кыр эшләре тәмамланган.

 

... КОМБАЙНЧЫ

«АгроРаздолье» ҖЧҖ комбайнчысы Александр Кочетов урак өсте лидерларының берсе булып тора. Агымдагы елда ул RSM «Торум» комбайнында 3500 тоннага якын ашлык суктырган. Ул бүген дә басуда - хуҗалыкта соя суктыру бара. Урып-җыюдан соң Александр техника ремонтлау белән мәшгуль, ә язын куәтле «Ксерион» тракторы руле артына утыра һәм чәчү комплексы белән кырдачәчү эшләренә керешә. «Барлык шартлар да бар, техника яңа, тотрыклы югары хезмәт хакы, рәхәтләнеп эшлим», - ди Александр.

 

... СЫЕР САВУЧЫЛАР

Вера Фель һәм Анна Андреевская «Савельев А.А.» КФХда машина белән саву операторлары булып эшлиләр. Һәркайсына 40ар баш сыер беркетелгән, үзэшләренә намуслы карыйлар, - ди КФХ башлыгы Алек сандр Савельев. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу хуҗалыкта сыерларны өч тапкыр савалар һәм савым күрсәткечләре дә начар түгел – 2021 ел дәрәҗәсеннән 110% ка югары.

- Безнең өчен барлык шартлар тудырылган, хезмәт хакларын вакытында түлиләр, рәхәтләнеп эшлибез,-диләр сыер савучылар үзләре.

 

… ИНЖЕНЕР

«Скоков Н. А.» КФХ оешканнан бирле Сергей Скоков инженер һәм фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары булып эшли. 18 ел эчендә ул авыл хуҗалыгы производствосын алып баруның барлык нечкәлекләрен тулысынча үзләштергән һәм КФХның яхшы нәтиҗәләргә ирешүендә аның да өлеше зур. Техника яңартылып тора, соңгы ике елда 4 яңа комбайн (шул исәптән өчесе – ашлык җыю комбайны), өч тәгәрмәчле яңа трактор сатып алынган. Складларда кирәкле запас частьләр бар, ЯММ (ГСМ) белән тәэмин итүдә проблема юк.

 

... ЯСАЛМА ОРЛЫКЛАНДЫРУ БУЕНЧА ТЕХНОЛОГ

«Закрома» ҖЧҖ технологлары Анна Данилова һәм Ольга Коноваловалар 15 елга якын эшлиләр. ҖЧҖдә тулысынча сыерларны ясалма орлыкландыруга күчкәннәр, барлык кирәкле процедуралар (УЗИ, тикшерүләр һ.б.) үткәрелә. Болар барысы да уңай нәтиҗәләр бирә.

- Эш өчен бөтен шартлар да бар - үзебезнең кабинет, җиһазлар бар, үзвакытында хезмәт хакы бирәләр, - диләр алар. «Закрома» ҖЧҖ җитәкчелеге аларның намуслы эшләрен билгеләп үтте.

 

… ШОФЕР

Александр Степановның машина йөртү стажы 25 ел тәшкил итә, соңгы биш елда ул «Вәлиев Ф.Р.» КФХда хезмәт куя. Яздан алып көз ахырына кадәр аның КамАЗы туктап торуны белми. Орлык, яшел масса, комбайннардан бөртек ташый. Машина иске булса да, Александрның тырышлыгы аркасында гел йөреп тора. Кышкы чорда ул авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән мәшгуль. - Бик намуслы һәм башкаручы хезмәткәр, бернинди шелтәләр дә юк, - дип сөйли КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев.

 

… АГРОНОМ

Булат Сәлахов «Агро-Основа» ҖЧҖдә баш агроном булып ике ел гына эшләсә дә, аның тырышлыгын җитәкчелек уңай яктан билгеләп үтә. Хуҗалыкта бөртекле культуралардан (42 ц/га) мул уңыш җыеп алганнар һәм монда яшь белгечнең дә өлеше зур. Ашлык, складлардан тыш, һәрберсе 240 тонна сыйдырышлы җиңсәләргә (21 җиңсә) салынган. Хәзер хуҗалыкта соң өлгерә торган техник культуралар - җитен (уңдырышлылык - 17 ц/га), аннан соң - көнбагыш һәм бөртеккә кукуруз җыю эшләре алып барыла.

 

 

… БУХГАЛТЕР

«Козлова М.И.» КФХның Буревестник бүлекчәсенең барлык хисап һәм бухгалтер эшләрен тәҗрибәле хезмәткәр Ольга Лобова башкара.

- Мин монда 1988 елдан бирле эшлим, хуҗалык җитәкчеләре һәм исемнәре генә алышынып торды, - ди ул. Аның намуслы хезмәтен хуҗалык җитәкчелеге дә, район авыл хуҗалыгы идарәсе дә билгеләп үтә.

«Һәрвакыт үз вакытында, дөрес һәм тулы тәртиптә исәп - хисап алып барыла, ул тәҗрибәле белгеч һәм башкалар өчен үрнәк булып тора», - дип билгеләп үттеләр алар.

 

… МЕХАНИЗАТОР

«Игенче» ҖЧҖдән Николай Петровның механизаторлык стажы 10 елдан артык. 6 елга якын төньякта бульдозерист булып эшләгәч, кече ватанына Чуаш Чабаксарына кайта һәм 4 елдан артык механизатор булып намуслы хезмәт куя.

Николайга К-700 тракторы һәм төягеч, шулай ук «Мега-340» комбайны беркетелгән. Урып-җыюдан соң ул туңга җир сөрү, ә кышын - терлек азыгы төяүдә һәм таратуда мәшгуль. Беркетелгән барлык техниканы Николай һәрчак төзек хәлдә тота.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев