Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан

13 октябрьдә профессиональ бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

…җитәкче

Фермер Марат Садыйков үз хуҗалыгын инде 20 елдан артык ышанычлы алып бара. КФХда 2000 гектар җир бар, бөртеклеләрдән яхшы уңыш алганнар - гектарыннан 30 центнерга якын, 200 гектарда көзге культуралар чәчкәннәр, шытымнар әйбәт чыккан.

350 баш МЭТ (шул исәптән 100 баш сыер) һәм 100 баш ат өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән. 120 башка исәпләнгән яңа сыер абзары да төзелә башлаган.

Уллары Илфат һәм Инсаф әтиләренең ышанычлы ярдәмчеләре булып торалар.

 

...комбайнчы

...комбайнчы

«Козлов В.А.» КФХдан Андрей Козлов быелгы урып-җыю алдынгылары исемлегендә - «Нью-Холланд» комбайнында 2200 тоннадан артык бөртек суктырган. Ул бүген дә басуда - трактор руле артында туфракны көзге эшкәртү белән шөгыльләнә. Яшь булуына карамастан, ул барлык төр техниканы да яхшы белә һәм гаилә авыл хуҗалыгы бизнесында әтисе Виктор Александровичның ышанычлы таянычы булып тора. Кышын ул терлек азыгын тарата, территорияләрне чистарта, ә язын чәчү эшләре белән мәшгуль.

 

…сыер савучы

…сыер савучы

«Ильдулов Н.С.» КФХдан Людмила Ильдулова агымдагы елның 9 аенда 280 тонна сөт сауган.

- Үз хуҗалыгыбызда без һәрвакыт күп терлек асрадык, ә 3-4 ел элек улым үз фермер хуҗалыгын булдырды һәм хәзер терлекләрнең баш санын арттыра барабыз, - ди ул.

Хәзер КФХда 130 баштан артык МЭТ, шул исәптән 50 баш сыер да бар. Хуҗалыкта 50 гектар җир бар, печән җитәрлек, ә бөртекле фуражны өлешчә сатып алалар. КФХда барлык авыл хуҗалыгы техникасы да бар.

 

...механизатор

...механизатор

«Скоков Н.А.» КФХда Сергей Ушаков турында «Ул универсал, теләсә нинди техникада да эшли ала», диләр. Һәм бу, чыннан да, шулай. Чәчү вакытында ул тракторда чәчү һәм тырмалау эшләре белән мәшгуль булса, урып - җыю вакытында - комбайн штурвалы артында.

- Җитен мәйданнарының соңгы гектарларын җыеп бетерәбез. Комбайнда эшләр беткәч, тракторга утырырмын, ә кышын ат фермасында эшләрмен, - ди Сергей. - Ул бездә 20 елдан артык эшли һәм һәрвакыт алдынгылар сафында, - ди аның турында КФХ башлыгы Николай Скоков.

...механизатор

...Управляющий

Илдар Хәбибуллинның авыл хуҗалыгы җи-тештерүендәге эш стажы 25 елдан артык. Соңгы 6 елда ул «Закрома» ҖЧҖдә эшли һәм барлык җитештерү өчен дә җаваплы.

- Бөртеклеләрне җыеп бетердек, уңыш - гектарыннан- 30 центнер, - ди ул. - Хәзер 1200 га мәйданда көнбагыш суктыру эше бара, тагын 200 гектарда бөртеккә кукурузны җыеп аласы бар. Терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләдек.

Җәмгыять җитәкчелеге Илдар Фәргать улын башкаручан һәм намуслы белгеч буларак билгеләп үтә.

 

...механизатор

...ферма мөдире

Сергей Старов туган авылында 30 елдан артык хезмәт куя. Ул Архангел Бистәсендәге ферманың алыштыргысыз мөдире булып тора.

- Хуҗалыкта 800 баштан артык МЭТ бар һәм алар кышка азык белән тәэмин ителгән, чөнки азык әзерләү чорында Сергей үзе комбайн штурвалы артына утырып эшләде, - ди КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова.

С. Старов үз эшендә бригадир Сергей Карасевка, ясалма орлыкландыручы Светлана Барсуковага һәм тәҗрибәле терлекчеләргә таяна.

 

...механизатор

...директор урынбасары

Айнур Габидуллин безнең районда 2019 елдан бирле эшли һәм хәзер «Чишмә-Агро» ҖЧҖдә җитештерү буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара.

Ул үзен бик яхшы оештыручы, үз эшен яхшы белүче хезмәткәр буларак күрсәткән. Бүген хуҗалыкта техник культураларны җыю эшләре төгәлләнеп килә - май орлыгына көнбагыш һәм сояга өстенлек бирелгән.

- Уңыш гектарыннан 20 центнерга якын, продукцияне алга таба сату өчен үзебезнең элеваторга җибәрәбез, - ди Айнур.

 

...ындыр табагының 1С операторы

...ындыр табагының 1С операторы

«Агро Раздолье» ҖЧҖдә бөртекне исәпләү, кырдан кайтарылганнан соң аның ничек хәрәкәт итүе һәм аны сату өчен Светлана Гулькова җаваплы.

Хуҗалыкта ул бик озак эшләмәсә дә, эшнең нечкә-лекләрен тулысынча үзләштергән. Хуҗалык җи-тәкчелеге тарафыннан аңа бернинди шелтәләр дә юк.«АгроРаздолье» ҖЧҖдә ындыр табагы аша көн саен йөзләгән тонна ашлык үткәрелә. Аның хәрәкәтен гадел рәвештә исәпкә алу Светлана Леонидовна ярдәмендә башкарыла. - Эшем кызыклы, хезмәт хакын яхшы түлиләр, - ди ул.

 

...ындыр табагының 1С операторы

...гараж мөдире

Петр Петров «Игенче» ҖЧҖдә 12 елга якын эшли һәм үз вазыйфаларын намус белән, тырышып башкара.

-Ул башкаручан һәм җаваплы белгеч, техниканы яхшы белә һәм ярата, кирәк вакытта теләсә нинди авыл хуҗалыгы техникасы руле артына үзе дә утыра, - ди Петр турында хуҗалык җитәкчесе Раил Вәлиуллин.

- Хуҗалыкта запас частьләр белән проблемалар юк, механизаторлар да намуслы, җитди ватылуларга юл куймыйлар, - ди Петр Петров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев