Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Юллар имин булырга тиеш

Юл хәрәкәте иминлеген (ЮХИ) тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы

утырышында юллардагы аварияләрнең торышы, башкарылган юл эшләре, җәяүлеләр кичүләрен яңарту һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Алдагы утырыш беркетмәсен үтәү буенча мәгълүмат белән комиссия секретаре Диләрә Кәбирова чыгыш ясады. Барлык йөкләмәләр, нигездә, үтәлгән.
Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов район юлларында авариялелек торышына анализ ясады. 7 ай нәтиҗәләре буенча 4 ЮТҺ теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм дүртесе төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮТҺнең сәбәпләре - каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру. Бәхеткә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән.
Бу чорда барлыгы 1073 ЮХКен бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 27 очракта транспорт белән исерек килеш идарә итү. Җәяүлеләр тарафыннан тәртип бозу (44), иминлек каешларын эләктермичә йөрү (220), укый алырлык булмаган дәүләт номерлары (79) һәм тизлекне арттыру (96) очраклары күп.
1 августка булган торыш буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кузгатылган административ эшләрне карау нәтиҗәләре нигезендә 135 шоферга карата суд тарафыннан аларны йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителгән.
1 августка районда штраф түләмәүче 22 кеше теркәлгән, аларның бурычы 10 мең сумнан артып китә.
Язгы-җәйге чорда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләре буенча 28 әңгәмә һәм дәрес, юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча 25 чара үткәрелгән.
Район мәгариф бүлеге методисты Нелли Сарбашева үз чыгышында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча планлаштырылган чаралар турында сөйләде. 22 августтан ЮХИ айлыгы башланды һәм аның кысаларында юлларда, урамда, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре, ә сентябрьдә Бердәм куркынычсызлык дәресе узачак.
2022-2023 уку елына балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча план расланды. Барлык мәктәпләрдә дә «йорт-мәктәп-йорт» имин маршрутының план-схемалары бар, алар стендларда урнаштырылган.


Утырышта шулай ук «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшинның агымдагы елда планлаштырылган юл эшләренең үтәлеше турындагы мәгълүматы тыңланды. Юлчылар федераль юлларның 60 км (Казан-Оренбург) һәм төбәк әһәмиятендәге 218 км юлларга хезмәт күрсәтә. Аларны карап тотуга 62,3 млн. сум акча бүлеп бирелгән. 8500 кв. м. юлда ямау, 4800 метрда ярыкларны санацияләү эшләре башкарылган, 726 сигнал баганалары, 43 юл билгесе һ. б. урнаштырылган.
Район территориясендә юлларны капиталь ремонтлау буенча күп эш башкарыла. Бу максатларга 100 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Юлчылар шулай ук районның авыл җирлекләрендә асфальт җәеп, вак таш-комлы катнашма түшәп юл-урам челтәрләрен дә ремонтлыйлар.
Район үзәгендә җәяүлеләр кичүләрен һәм горизонталь тамгаларны яңарту хакында Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева сөйләде. Алар Ленин, Заливная, Солнечная, Октябрь, Чернышевский урамнарында яңартылган һәм буялган. 363 юл билгесе бар, тагын 200 тирәсе куярга кирәк.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Алина Филиппова кешеләрнең, бигрәк тә балаларның, юлларда һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча үткәрелә торган чараларда куркынычсызлык мәсьәләләренә кагылды.
Комиссия әгъзалары район үзәгендәге мәчет һәм «Табыш» кибете янында җәяүлеләр кичү юлларын җиһазларга кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Бу сорау эшкә алынды.
Утырышка нәтиҗә ясап, Ринат Фәсахов барлык тиешле хезмәтләрнең көзге-кышкы чорга әзерлек буенча кирәкле эш алып барырга тиешлеген билгеләп үтте, укучылар яктылык кайтаргыч билгеләр белән тәэмин ителергә тиеш. «Безнең өчен иң мөһиме - кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау», - дип ассызыклады Ринат Фәсахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев