Кешене хезмәт бизи
Бүген без Валентина Малышеваның хезмәт юлы турында сөйләячәкбез. Яңа Чишмә җире кешеләре
«Менә минем хезмәт юлы да тәмамлана һәм бөтенләй башка тормыш башлана: мин булган вакытымны яраткан кешеләрем - әниемә һәм оныкларыма багышлармын дип торам, - ди елмаеп кына Валентина Малышева, ә күзләрендә исә 37 ел һәм 6 ай буе эшләгән үз һөнәреннән аерылудандырмы, моңсулык чагыла иде. Аның һөнәре җиңелләрдән түгел, монда белем генә түгел, ә ир-ат холкы да таләп ителә.
Ә бит Яңа Чишмә мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлагач, Валентина үзенә хатын-кыз һөнәрен сайлый. Бөгелмә бухгалтерлык мәктәбенә укырга керә, диплом алгач, Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә бухгалтер булып эшкә урнаша. Ул бер елга якын бухгалтериядә эшли, әмма һөнәр сайлауда ашыкканлыгын да аңлап ала.
«Бу эш минеке түгел - 8 сәгать хәрәкәтсез утырырга, ә күз алдымда саннар һәм саннар гына, ә миңа ничектер йөреп эшли торган, хәрәкәтчән эш кирәклеген аңладым. Райгазга эшчеләр кирәклеге турында очраклы гына белдем. Кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, мине кабул итмәячәкләренә иманым камил: сайлап алу бик җитди иде. Тик, бәхеткә, ялгыштым. 1985 елның 1 мартында минем хезмәт кенәгәмдә «Газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь итеп кабул ителгән», -дигән язу пәйда булды, дип сөйләде Валентина.
Валентина Малышева ир-атлар бригадасы составында өч ел район буйлап йөреп, торак һәм административ биналарда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтә. Башта аңа күп нәрсәгә тәҗрибәле газчылардан өйрәнергә туры килә. Ул биредә бик белемле һәм җаваплы белгечләр генә эшли алганын белгән, шуңа күрә барысына да өйрәнә, ә җаваплылыктан беркайчан да курыкмаган - нәселләре шундый.
Инде 1988 елда ук Валентина йорт эчендәге газ җиһазлары мастеры вазыйфасына күчерелә. 90 нчы еллар башында районны гомуми газлаштыру башлангач, ул 6-8 кешедән торган бригада составында учреждениеләрдә һәм торак йортларда газ җиһазларын җибәрүдә эшли. Районда газлаштыру буенча зур эш башкарыла. Ял итәргә вакыт та булмы й диярлек, өстәвенә, йорт хуҗалыгы да аның җилкәсендә була. Иң озак ял (отпуск) - ике атна. Әмма аларны да өйдән читтә үткәрергә туры килә. Сәламәтлекне «Газовик» шифаханәсендә «ныгытырга» киңәш ителгән. Анда бармыйсың икән, ул чакта эшлә! Киеренке эш көннәре, айлары, еллары Валентинаның шәхси тормышында да чагылыш таба: ул ялгызы гына улын тәрбияләп үстерә.
Яңа Чишмә РЭГС начальнигы урынбасары вазыйфасына Валентина Викторовна 2013 елның 1 мартында керешә - әлеге оешмада нәкъ 28 ел эшләгәннән соң.
Бу вазыйфа газ хезмәте мастерлары эшен оештыруны, автодиспетчерлык хезмәте белән җитәкчелек итүне күздә тота. Кыскасы, элеккеге слесарь һәм мастер буларак, үзе белгән эшне оештырып җибәрү. Тик бу 9 ел буе кулында телефон тотып кабинетта гына утырып тору дигән сүз түгел. Валентина Малышева шәхсән үзе авария очракларына чыга, мөмкин булган аварияләрне бетерү белән урында җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта яңа программа нигезендә торак йортларны газификацияләү эшләре тулы куәтенә бара. Газүткәргечләрне техник тоташтыру, йортларга зәңгәр ягулык җибәрү белән Валентина Викторовна җитәкчелек итә. Аның вазыйфасы җитди булуны таләп итә, әгәр дә ул кайсыдыр мәсьәләләрдә «усалрак» булса, бу бары тик газ хезмәте хезмәткәрләренең дә, газ продукциясеннән файдаланучыларның да куркынычсызлык техникасын үтәү максатларында гына.
«Итәк кигән ир-ат» дип атап булмый аны! Хезмәткәрләре, дуслары, күршеләре аның турында дустанә компаниядә яхшы кәеф бүләк итүче, шат күңелле кеше дип сөйлиләр.
«Ул кайгыртучан кыз, яраткан әни һәм әби, безнең тугры дустыбыз. Хатын-кыз турында иң яхшы сүзләр - фәкать аның турында», - ди Валентинаның мәктәп чорындагы дусты Лидия Наумова.
Бүген, 26 августта, Валентина Малышева үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтә. Юбилейга кадәр аңа әле ерак, лаеклы ялга ул 1 сентябрьдән 37 ел да 6 ай - өстенлекле стаж туплау уңаеннан чыга.
«Элеккечә актив яшәү рәвеше алып барачакмын: спорт мәйданчыклары, бассейн, сыйныфташлар белән очрашулар. 85 яшьлек әни (хәзер ул еш кына өйдә үзе генә) һәм оныкларым Матвей һәм Мирон янында булыр өчен вакыт күбрәк калачак (алар хәзер җәй буе минем янда була алачаклар).
Иң авыры - эшкә бару гадәтеннән аерылу булыр инде. Ә без хезмәттәшләребез белән теләсә кайсы вакытта очраша һәм аралаша алачакбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев