Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 1 кварталында терлекчелектә эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан җыелучылар Черемухово Бистәсендә «Закрома» ҖЧҖ азык базасында һәм терлекчелек комплексында булдылар («Кулон»Агрофирмасы» ҖЧҖ исемен алыштырды).
Хуҗалык җитәкчесе Рафис Хамәдиев кыскача гына терлекчелектәге эшләр торышы белән таныштырды. Савым сыерларын ашату баланслаштырылган (премикслар өстәлгән һәм вакланган). Савым сыерлары 550 баш тәшкил итә, 2018 елда 3 мең тонна сөт сатылган, бәясе 1 кг өчен 25 сумнан ким түгел, бүген һәр сыердан 16 кг чамасы сөт савып алына.
Бүлектә 85 кеше эшли, барысы да җирле авыл халкы, уртача хезмәт хакы аена 17,4 мең сум.
Сыерлар абзарын карау барышында барлык җыелучыларга сыерларның тоякларын кисү һәм чистарту, бозауларда мөгез калкып чыга торган урынны “яндыру” процессын күрсәттеләр (бу бозаулар 3-4 атналык вакытта башкарыла, өстенлеге – терлекләр азрак сөзешә, травма да алмаячаклар, шулай ук азыкка да экономия була, көненә 1 азык берәмлеге – бу 1 кг бөртек фуражы).
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, терлекчеләргә нәтиҗәле эшләү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган (санузеллар, ял итү бүлмәләре, территория бетонланган, һәр җирдә коры һәм чиста).
Район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектә дә, игенчелектә дә хезмәт куючы эшчеләр өчен шартлар тудыру хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның төп факторы булуын аерым ассызыклады.
Терлекчелек комплексы белән танышканнан соң, Черемухово авыл мәдәният йортында терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Леонид Богомолов докладында билгеләп үтелгәнчә, МЭТ нең баш санын 2018 ел дәрәҗәсендә саклап кала алганнар (109 башка үсеш бар), сөт саву буенча эшләр начар түгел-6345 тонна җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 354 тоннага артыграк (105%). 3 айда сөт сату бәясе уртача 23, 34 сум/кг тәшкил иткән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 4 сум 50 тиенгә күбрәк.
3 ай эчендә бозаулар үрчеме 1738 баш тәшкил иткән, бу 2018 елга караганда 129 башка күбрәк.
3 ай нәтиҗәләре буенча күпчелек хуҗалыклар 4 төп күрсәткечне үтәгән: МЭТ нең баш саны, сөт савып алу, ит җитештерү һәм бозаулар алу.
Аның чыгышына йомгак ясап, район башлыгы терлекләрнең баш санын һәм сөт савуны саклап калу буенча шартларны үтәмәгән хуҗалыкларга субсидияләр түләнмәячәген билгеләп үтте.
Вячеслав Козлов яшь терлекләрнең сакланышы кебек мөһим мәсьәләгә дә кагылды. «Әгәр үрчемнең 90-95% ын саклап кала алсак, терлекләрне кая куярга белмәс идең. Ә бездә мал кырылу кайвакыт 20-25% ка җитә, әле яшерен кырылу да бар», - дип билгеләп үтте ул. Район башлыгы шулай ук хуҗалык җитәкчеләрен лейкоз авырулы сыерларны дәвалау белән конкрет эшләргә, шулай ук барлык савым сыерларын ректаль тикшерү уздырырга чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина чыгышында хезмәткә түләү мәсьәләләренә игътибар ителде. Уртача хезмәт хакы 16245 сум тәшкил итә, әмма ул 12-13 мең сумнан артмаган хуҗалыклар да бар. Хезмәт хакы акчалата керемнең 25-30% дәрәҗәсендә булырга тиеш, әмма кайбер хуҗалыкларда ул 10-20% тәшкил итә. Барлык хуҗалыкларда да лаеклы хезмәт хакы түләү мөмкинлеге бар. Бирегә төнге, ял һәм бәйрәм көннәрендә, зарарлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләгән өчен өстәмә түләүләрне дә кертеп була. Шулай ук барлык хуҗалыкларда да гап-гади бухгалтер исәбе булырга тиеш.
Ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин үз чыгышында үткәрелә торган ветеринария чаралары, сөтнең сыйфаты, сыерларны ректаль тикшерү һәм лейкоз кебек авыруны бетерү чаралары турында сөйләде.
Орлык материалының әзерлеге турында киңәшмәдә «Россельхозцентр» район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны турында статистика бүлеге начальнигы Валентина Прытковалар чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында минераль ашламалар туплау (кызганычка каршы, хәтта «Закрома» ҖЧҖ, «Архангельское» КФХ кебек эре хуҗалыкларда да әлегә алар юк), техниканы язгы чәчүгә әзерләү һәм терлекчелектәге эшләрнең агымдагы торышына кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Нет комментариев