Хуҗалыкларда игенчеләр турында ничек кайгырталар
Игенчеләр өчен урак өсте – бу авыр хезмәт. Көн буе комбайн яки йөк автомобиле кабинасында яхшы төшке ашсыз булу мөмкин түгел. Шуңа күрә хуҗалыкларда урак өстендә катнашучылар өчен кайнар аш оештыруга аерым игътибар бирәләр.
Районның зур һәм урта авыл хуҗалыгы оешмаларында ашханәләр өчен биналар, аларның язгы кыр эшләрен башкарган чорда санитар-гигиена язу – юлламалары бар. Кайнар ашны көнгә ике тапкыр (төшке һәм кичке) әзерлиләр. Кирәк булганда ашны контейнерларда махсус машиналар белән комбайннар янына илтәләр.
Кечкенә хуҗалыкларда ашны өйдә пешерәләр яки җәмәгать туклануы оешмаларында килешүләр төзиләр. Һәм шулай ук контейнерлар белән эшчеләргә китерәләр.
- Барлык хуҗалыкларда да кайнар аш оештырылган, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. - Икенче сорау: ничек?
Кайбер ашханәләрдә, әйтик, “Агро-Основа“ ҖЧҖ нең Әдәмсә һәм Тубылгытау бүлекчәләрендә, “Скоков Н.А.“ КФХ-да тикшерү барышында вак-төяк кимчелекләр ачыкланган һәм кисәтүләр ясалган, “Архангельское“ КФХ-да ашханәгә косметик ремонт кирәк: туклыклы һәм тәмле ашату гына түгел, ә чисталык та кирәк. Әлеге хуҗалыкларда механизаторлар ризык (ашату) турында интервьюдан баш тарттылар.
“Кулон“ а/ф-ның зур иркен ашханәсендә барысы да чиста, тик кырга җибәрү өчен әзерләнгән кичке ашны ямьсез савытка салганнар. Телемнәргә киселгән ипине дә таушалып беткән, ниндидер көнкүреш техникасы булган тартмага тутырганнар. Кыскасы, эстетика дигән нәрсә юк.
“Игенче“ ҖЧҖ-дә без барган көнне иртән яңгыр яуган һәм кырда эшләр тукталган иде, төшке һәм кичке аш белән кырга барып йөрисе юк. Димәк, кухняда һәм ашханәдә тәртип салу өчен вакыт бар дигән сүз. Әмма, монда беркем дә юк иде.
Гаражда үзенең комбайны янында безгә Сергей Удиряков очрады, ул исә кырга китерелә торган тәмле ашлары өчен пешекчеләргә рәхмәт белдерде.
“Зубов А.В.“ КФХ ның аш бүлмәсендә чиста, ризык әзерләү өчен кирәкле булган барлык нәрсә дә бар. Пешекче Венера Павлухина эшчеләр өчен әбәд әзерләгән: борчак ашы, котлетлар, чәй, үз пекарняларыннан икмәк һәм сөткә-майга изелгән күмәчләр. Ризык кайнар килеш аерым савытка салына, капкач белән ябыла. Барысын да чиста тартмага урнаштыралар, кул юар өчен су салынган шешәләр дә куялар – кырга алып китәргә әзер.
“Агро-Основа“ ҖЧҖ нең Акъяр бүлекчәсе кырларында эшләүче игенчеләр өйдәгечә туклана. Моннан тыш, монда ашны яңа суелган иттән, пешекчеләр Гөлфәния Гайфетдинова һәм Рәзинә Сабироваларның үз бакчаларыннан алынган яшелчәләрдән әзерлиләр. Акъярдагы кыр кухнясында өйдәгечә уңайлы, чиста, әзерләнгән ризык исе борынны әллә кайдан кытыклап тора. Өстәлләрдә һәрвакыт тоз, борыч, тәмләткечләр, туралган яшелчә һәм хәтта бал да (үз умарталарыннан) бар.
- Хезмәт сөюче кешеләр өчен берни дә жәл түгел, - диләр хатын-кызлар. Ә комбайнчылар, пешекчеләргә рәхмәт әйтеп, үз эш урыннарына таралышалар. Вакыт бара, һәркем күбрәк эшләргә тырыша.
Моның өчен стимул да бар: районда көн саен эшкә нәтиҗә ясала һәм иң яхшы комбайнчы һәм шоферлар бишкөнлек нәтиҗәләре буенча акчалата премия алалар.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев