Хуҗалыкларда  техника  паркы яңартыла
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда техника паркы яңартыла

Язгы-җәйге чорга әзерләнгәндә районның кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары яңа тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алганнар.


“Игенче” ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин) энергия куәтле К-744, ике МТЗ-962 тракторлары, бер чәчү комплексы, ике органик ашлама ыргыткыч сатып алган (гомуми суммасы 17 млн. сум).
“Козлова М.И.” КФХ да чәчү комплексы һәм энергия куәтле “Аксион-940” (гомуми суммасы 27 млн. сумлык) тракторы сатып алганнар. Фермер Виктор Козлов яңа чәчкеч, чапкыч-яньчегеч һәм культиватор сатып алган.
Техника 40 х 60 программасы кысаларында фермерларның үз акчалары хисабына сатып алынган һәм ел дәвамында алар сатып алынган техника бәясенең 40 % ын кире кайтаруга исәп тота алалар.

 


Нет комментариев